Логотип Идель
Саннар

ФЕВРАЛЬ 2024

05 февраля 2024 ФЕВРАЛЬ 2024

Февраль саны тышлыгында – җырчы керәшен кызы Яна. Сәләтле кыз үзенең халык көйләренә гашыйк булуы, милли бизәнү әйберләрен ясавы, шулай ук иҗат өлкәсендә кумирлары белән бүлеште. 

«Шәхес» сәхифәсе бер сәхнәдә танылган җырчылар – Винера Ганиева, Салават Фәтхетдинов һәм Ришат Төхвәтуллин белән чыгыш ясаган кыз Гөлия, татар Егор Криды исемен яулаган Радик һәм рус телендә хикәя, шигырьләр язучы Маша белән таныштырачак.

«Ачыш» сәхифәсе битләрендә шәхси эшмәкәрлек һәм бизнес белән шөгыльләнү серләренә төшенәчәксең. Яңа электрон көндәлекнең плюсларын да биредә китердек. Шулай ук биредә сине шәхес психотипларына экскурс, Фиджитал Уеннар һәм никтофилия турында язмалар көтә.

Постер исә бу санда аеруча илһамландыра, чөнки ул 14 февраль – Гашыйклар көненә багышланган!

«Тәҗрибә» сәхифәсе «Ялкын» редакциясендә эшләүчеләрнең беренче мәхәббәтләре турында бүлешүе белән башланып китә. Моннан тыш, син татар телендә кызыклы проектлар эшләүчеләр белән танышачаксың. Биредә «кринж валентинкалар», психологик сүзлек һәм кыз белән егет арасындагы «Ана һәм бала» мөнәсәбәтләре турында язма да урын алды. «Оялчан алма» сәхифәсе дә бик актуаль сорауны күтәрә.

«Иҗат» сәхифәсен «Бремен музыкантлары» фильмына бәяләмә, кыска метрлы кино һәм «Сәләтсез» комиксы белән тулыландырдык.