Логотип Идель
Саннар

ДЕКАБРЬ 2021

13 декабря 2021 ДЕКАБРЬ 2021

Салкыйнайтты, име? Декабрь шундый ул, икеләнеп, уйларына бирелеп йөри торган ноябрь түгел: килеп тә керде, үз кагыйдәләрен урнаштырып та куйды. Без дә шулай: нәкъ вакытында декабрь санын әзерләп тә бетердек. Салкыннарга ияләшкән арада, ашыкмыйча гына, кадерләп укырсың, дип өметләнәбез. Ә аңарчы махсус синең өчен – декабрь санына җәһәт күзәтү!

Журналның беренче битләреннән сине Яшьләр эшләре министры Тимур Сөйләманов каршы ала. Аның уңыш тарихын күзәтербез һәм берничә лайфхак алырбыз.

Безнең ТикТок аккаунттагы үзгәрешләрне инде сизгәнсеңдер, дип уйлыйбыз. Без татар блогерлары дөньясында беренче ТикТок лейблны ачып җибәрдек, «Шәп» лейблның төрле, берсеннән-берсе актив кыз-егетләре белән танышырбыз.

Шәхес сәхифәсендә сине, шулай ук, аниматор булып эшләүче Гүзәл Мансурова һәм «Кызыл зонада» эшләгән студент Азат Вәлиуллин көтә.

Яңа ел темасын без берничек тә читләтеп үтә алмый идек: шуңа бу санда син кызык йолдызнамә, төрле илләрдәге яңа ел турында кызыклы фактлар һәм бу бәйрәмгә иң шәп котлаулар белән таныша аласың. Шулай ук, яңа елга әзерлек: бүләкләр сайлау, бүлмәне бизәү турында да язмалар сиңа файдалы булачак.

Әгәр син сериаллар карарга яратасың икән, тагын да шәп: син һичшиксез карарга тиешле сериалларны барладык, сиңа ошарга тиеш! Өстәвенә, шул сериалларның берсенә нигезләнгән комикс та әзерләдек.

Фән сәхифәсендә исә сине 2021 елга фәнни йомгак көтә: марста яңа хуҗалар, сауронның күзе һәм малярине җиңүгә таба адым. Һәм, әйе, әлбәттә, ковидка каршы вакцина.

Бүген социаль челтәрләр айлап түгел, көнләп үзгәрә. Тик борчылма: без ул үзгәрешләрне туплап барабыз һәм сиңа тәкъдим итәргә әзербез.

Ноябрь аенда без «Яшәү чыганагы – газ» бәйгесен гөрләтеп җибәрдек, аның нәтиҗәләрен дә укый аласың.

Ә менә эйджизм турында син әле белә идеңме? Бу иҗтимагый күренеш белән, иманыбыз камил, бик күпләрнең очрашканы бардыр. Укып кара әле, сиңа танышмы икән ул эйджизм?

Студентның яңа ел каникуллары белән мәктәп укучысыныкы нәрсәсе белән аерыла, дип уйлыйсың? «Яңа ел бәйрәмнәре: мәктәптә vs университетта» язмасында син бу сорауга җавап табарсың.

Язмалар моның белән генә тәмамланмый: шулай ук, сине коррупциягә каршы көрәш, татарча юмор, «Иделем акчарлагы» бәйгесе турында язмалар да көтә. Ә иҗат сәхифәсендә исә Азалия Сабитованың «Көтелмәгән борылыш» хикәясе урын алды.

Фикерләрең белән бүлешергә онытма!