Логотип Идель
Саннар

ДЕКАБРЬ

07 декабря 2020 ДЕКАБРЬ

Декабрь

«Ялкын»ның декабрь санын кулга алуга борынга мандарин, ылыс исе килеп бәрелә. Журналның беренче битләреннән үк чит илдә яшәүче яшүсмерләрдән бәйрәмне үзенчәлекле итеп каршы алу ысулларын, балалар редколлегиясе әгъзасы Алсу Касыймовадан үз кулларың белән бүләк әзерләү серләрен табарга була.

Шулай ук бу санда татар кызы авызыннан «Гаҗәпләндергән гаҗәеп Италия» турында ишетәчәкбез. Азнакайда туып-үскән, бүгенге көндә Рим шәһәрендә яшәүче Эльвира Әхмәтгалеева бу ил һәм аның кешеләре хакында сөйли.

Яңа ел төнендә нинди һава торышы булачагын карап өлгердегезме әле? Ә сез бу мәгълүматны әзерләү өчен галимнәр океанның өслегеннән алып, 200 метр тирәнлеккә кадәр температурасын да, Мадден-Джулина һәм Төньяк Атлантика осцилляцияләрен дә исәпкә алырга, стратосферадагы җилләрне дә, туфракның дымлылыгын да, океан агымнарының горизонталь һәм вертикаль күчешләрен дә белергә тиешлеген чамалыйсызмы? Юктыр шул... Без бит «Ok, Google, Яңа ел төнендә һава торышы» дип кенә сорарга күнеккән. «Ялкын» битләрендә Айдар Шәйхиннең әнә шул исемдәге язмасын укып, бик күп яңа мәгълүмат тупларга мөмкин.

АКШның Калифорния штатында урнашкан IT-технологияләр башкаласы булып саналган Кремний үзәнлегендә яшәүчеләр –үзенчәлекле «халык». Алар башкалардан кесә калынлыгы яисә ирешкән уңышлары белән генә түгел, тормышка карашлары белән дә аерылып тора. «Ялкын» аша сез «үзенчәлекле халык оясында» яшәүче Youtube mobile кушымтасы авторы, Google компаниясе хезмәткәре Андрей Дороничевның кызы Маша һәм улы Дима белән таныша аласыз. Аларның үз фикерләрен дәлилләр өчен кулланган схемалары да күңелегезгә хуш киләчәк.

«Ялкын» журналының декабрь саны аша тагын бик күп кызыклы язмалар, үзенчәлекле геройлар, мавыктыргыч хикәяләр белән танышып була. Тәүге кышкы саныбызны укып, ләззәтлән! Яшьтәшләреңә кушылып, иҗат ит. Язмаларыңны, әдәби әсәрләреңне безгә дә юлла.

Хатларыңны зарыгып көтеп, Чаткы