Логотип Идель
Саннар

ДЕКАБРЬ 2023

04 декабря 2023 ДЕКАБРЬ 2023

«Ялкын»ның декабрь саны башкаларыннан күп, бик күп рәсемнәр булуы белән аерылып тора. Һәм бу үзенчәлек тышлыкта ук чагыла. Бәйрәм алды рухын без тышлыктагы рәсемдә чагылдырдык.

«Шәхес» сәхифәсен журналыбызда эшләүчеләрнең бу елга нәтиҗәләреннән башлап җибәрдек. Һәм, әлбәттә, киләсе елга хыял-планнарын да сораштырдык. Шушы ук сәхифәдә Самара егете Рифат Каюмов белән әңгәмә дә бар. Рифат – инде 16 яшендә тхэквондо буенча дөнья чемпионы булган егет! Ул безгә чемпионат финалындагы көрәш, ярышларга ничек әзерләнүе һәм киләчәктә ни өчен тренер булырга хыяллануы турында сөйләде. Шулай ук «Шәхес» сәхифәсендә сине Мәскәүдә тарих укытучысы булып эшләүче Салават Рәхмәтуллин һәм яшь җырчы Радик Шәрәфиев белән әңгәмәләр көтә.

«Ачыш» сәхифәсен «Бик матур»ның бу елга соңгы ике чыгарылышы ачып җибәрә. Модельләр – Зифа Җиһангәрәева һәм Камил Баһавиев. Шулай ук, бу сәхифәдә амбивалентлык турында язма да урын алды, исеме таныш булмаса да, язма барышында син бу күренеш белән бик еш очрашуыңны аңлаячаксың.

«Тәҗрибә» сәхифәсендә яңа елга бүләк идеяләре, мобиль съемка серләре һәм мөнәсәбәтләрдәге кызыл флаглар турында сөйләштек. Шулай ук психологиягә бәйле карточкалар сериясен дәвам итәбез – бу юлы парларга киңәшләр тупладык.

Ә «Иҗат» сәхифәсендә мәктәптә кызыклы, оригиналь Яңа ел кичәсе уздыру буенча киңәшләр, тәмле чәй рецептлары һәм комикс форматында «Йомшагым» исемле хикәя урын алды.

Һәм бу санда бездән бүләк – песиле календарь!