Логотип Идель
Саннар

АВГУСТ 2023

04 августа 2023 АВГУСТ 2023

Якты, аяз күкле август саны тышлыгында – иң популяр татар блогерларының берсе Илнар Идрисов!

Илнар үз брендына бәйле нинди планнар коруын, аена күпме реклама тәкъдиме килүе һәм урамда танучылар аңа кем дип дәшүе турында сөйләде. Безнең журнал өчен фотосессиядә үзен кызганмыйча агачка да үрмәләде, түбәгә дә чыкты Илнар, кыскасы, шәп материал әзерләдек!

«Шәхес» сәхифәсендә шулай ук абыйлы-сеңелле музыкантлар – Айрат һәм Миләүшә Закировлар белән сөйләштек. Айрат Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашса, Миләүшә сәнгать өлкәсендә уңышка ирешер өчен сәләттән кала ниләр кирәклеге турында сөйләде.

Шулай ук, безнең якын дусларыбыз сәлкешләр белән дә таныштырачакбыз сине бу санда. Синең кебек үк актив, дөньяга ачык егет-кызлар үзләренең хыяллары турында сөйләде.

«Ачыш» сәхифәсендә синең өчен, бәлки, инде ачыш та булмаган «тюбиклар» турында язма бар. Ничек андый егетләр үзләренә карата һәм ни өчен алардан читтәрәк йөрү кирәк – бу турыда психолог белән сөйләштек. Бу сәхифәдә сине косплеер белән язма да көтә – ул бу хоббиның ни дәрәҗәдә популяр булуы, күпме чыгымнар таләп итүе һәм тәнкыйть турында сөйләде.

«Тәҗрибә» сәхифәсендә сине БДИдан соң барлыкка килгән төшенкелек халәте, үз-үзебезне тотышыбызга балачактагы аерым хәлләрнең ничек тәэсир итүе турында язмалар көтә. Шулай ук һәм егетләр һәм кызлар өчен сүзлек әзерләдек – үзара аралашканда нинди фразаларны куллану тыела, һәм ул фразаларны нәрсәләр белән алыштырырга була. 

Ә «Иҗат» сәхифәсе өчен без детектив, фэнтези һәм психология жанрларына караган 25 шәп китап тупладык. Һәм, әлбәттә, хикәя һәм сканворд – аларсыз булмый.

Рәхәтләнеп укы!