АВГУСТ 2021
Сәлам-сәлам! Ничек синең хәлләрең? «Җәй үтә», дип моңаеп, күңелсезләнеп ятмыйсыңдыр, дип өметләнәбез. Әйе. Август – җәйнең соңгы ае, инде көзгә дә ерак түгел... Тик! Җәйнең соңгы аен тагын да күңеллерәк, мәгънәлерәк итеп уздырырга шәп мөмкинлек бит бу! Ә без сиңа шәп әңгәмәдәш булырбыз;)
Июль аенда нинди генә лагерьлар, форумнар булмады! Боларның барысын да сөйләп бетерә торган да түгел, тик без иң шәпләрен генә тупладык: Актаныштагы «Бүләк» лагере һәм «Сәләт» форумнары – шундыйлардан.
Бу санда шәхесләр шундый төрле, берсеннән-берсе кызыклырак, үзенчәлеклерәк. Монда кул көрәше белән шөгыльләнүче Сөмбел Миннегалиева да, журналистика җене кагылган Валерия Котова да, яшь җырчы Raim да бар. Кыскасы, шәп кешеләр!
Социаль челтәрләр турында никадәр генә язсаң да күп булмас кебек, чөнки алар гел үзгәреп тора. Reels, чиксез фотолар, музыкалы сторислары барлыкка килгән Инстаграм турында гына әллә никадәр сөйләп була. Сөйләдек тә! Белмәдем диярлек булмасын аннары ;)
Бу юлы фән сәхифәсендә Айдар Шәйхин белән Марат Гыйльметдинов көн кадагында торган инвестицияләр турында сөйләделәр. Нидән гыйбарәт, нидән башларга һәм ничек алданмаска – боларның барысына да җавап бар.
Шулай ук, Актанышның Сәләтле балалар гимназиясеннән Адилә Зиязетдинова үзенең экзотик җиләк-җимешләр үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты, ә Адилә Усманова исә үзенең йорт хайваннары турында сөйләде.
Яшь иҗатчыларыбызны да бераз селкетеп алырга булдык әле: аларга өч җөмлә бирдек, һәм алар шул өч җөмләне шигырь итеп үстереп бетерергә тиеш иделәр. Шуларның берсе менә нинди: «Сатурн бүген утырып шигырь яза...». Син дә язып кара әле!
Белми калма
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
Нет комментариев