АПРЕЛЬ 2024
Апрель саны тышлыгында сине җилкәсенә гармунын аскан чибәр егет каршылый. Май кояшыдай балкып торган бу егетнең исеме – Камил, һәм ул яшь музыкант. Тышлыктагы Камилдән тыш, «Шәхес» сәхифәсендә сине тагын бер Камил белән әңгәмә көтә – анысы инде Ришат Төхвәтуллин труппасында җырлап йөрүче егет. Кыскасы, бу сан иҗади шәхесләргә бай булды.

- «Ачыш» сәхифәсе өчен без сетикет кагыйдәләре (сеть+этикет), мәктәп укучылары өчен грантлар оту мөмкинлекләре һәм космонавтика турында иң шәп ютуб-каналларны туплаган язмалар әзерләдек.
- «Тәҗрибә» сәхифәсендә исә сине ике атналык инста*-детокс, чынга ашмаган хыяллар, коткаручы синдромы турында һәм чыгарылыш кичәсенә идеяләр тупланган язмалар көтә.
- Ә «Иҗат» сәхифәсендә исә без Тукай турында син белмәгән кызыклы фактларны туплап комикс әзерләдек, журналыбызның 1924 елгы беренче саныннан өзекләрне кириллицига күчердек һәм Ләис Зөлкарнәй иҗаты үрнәгендә кызыклы шигъри формалар турында язма әзерләдек.
*Инстаграм – Россиядә тыелган социаль челтәр
Белми калма
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
Нет комментариев