ЖУРНАЛГА ЯЗЫЛУ

Дуслар, безнең журналларга язылуның иң кызган чоры!😍 «ЯЛКЫН»лы булуның 3 гади ысулын тәкъдим итәбез🤗:

1. Якындагы почта бүлегенә барырга. Почта аша басмага бер айга язылу - 67 сум. Журнал ай саен өегездәге почта тартмасына килеп торачак😎

2. «Ялкын»га өйдән чыкмыйча да язылып була. Почтаның https://podpiska.pochta.ru/press/П2334 сылтамасы аша узарга гына кирәк🔝

3. https://uslugi.tatarstan.ru/сайтындагы «Подписка: Газеты и журналы» дигән төймәгә басарга🤗 Сайт сезнең нинди басмага язылырга теләвегезне сораганнан соң, «ЯЛКЫН» дип җавап кайтарырга. Калган адымнар – сайттагы инструкция буенча. Бу очракта да айлык язылу бәясе – 67 сум, түләү карта ярдәмендә башкарыла.

Тагын бер ысул бар - журналны редакциядән сатып алу. Ләкин бездә ул тиз бетә - сез килеп җитешкәнче калмавы да бар😁

ЖУРНАЛГА БЕР ЕЛГА ДА ЯЗЫЛЫРГА МӨМКИН☝ БЕЗНЕҢ ДАИМИ УКУЧЫЛАР ГАДӘТТӘ ШУЛАЙ ИТӘ!
Ярты елга язылу бәясе - 402 сум, бер елга язылу - 804 сум.
#ялкын #ялкынжурналы #подписка #ялкынподписка

Шәп укыла
  • 29 октябрь 2019 - 12:48
    ХУШЫГЫЗ, КЕШЕЛӘР! Исәнмесез, кешеләр? Көндәлегемне мондый сүзләр белән башлавыма аптырамагыз. Ни өчен икәнен аңлатып тормыйм. Кызыксынып укый калсагыз, барысына да үзегез төшенерсез. Көндәлегемә «Хушыгыз, кешеләр!» дип исем биргәнем өчен ачуланмагыз, зинһар! Башка исем уйлап таба алмадым.
    7904
    3
    72
  • 23 октябрь 2019 - 19:52
    ТАШЛАНДЫК БАЛА Фәнис беркөн сменалап эшләгән эшеннән чыккач, кибеткә кереп, хатыны кушкан әйберләрне сатып алды да, ашыга-ашыга өенә атлады. Яшәгән йортына җитәрәк, аңа урам аша кемдер исеме белән дәште. Борылып караса, Фәнискә кулын болгый-болгый, ике еллап элек бергә эшләгән Фәһим басып тора.
    6434
    3
    128
  • 24 октябрь 2019 - 15:03
    ЙОЛДЫЗКАЙ ...Мал-туарга кышкылыкка печән әзерләп, утын әзерләп, бакча үстереп, җәй үткәне сизелми дә калды. Ярый, үсеп килүче ике уллары бар ярдәмгә. Әнә беренче кар да төшкәли җиргә... Рифаты, аллабирса, киләсе елга мәктәпне бетерә. Илфатның тагын ике ел укыйсы бар. Заманында гөрләп торган колхоз хуҗалыгы соңгы елларда таркалады.
    4337
    0
    59

Блоглар