Логотип Идель
Ялкын

ЖУРНАЛИСТ БУЛЫРГА ТЕЛӘГӘНДӘ

Чын-чынлап журналист булырга теләүчеләр - кемнәр алар? Кырлайда бу көннәрдә синең яшьтәшләрең белем туплый, остаханәләрдә остара һәм ял итә.



Беренче тапкыр “Тукай якташлары” халыкара лагере оештырылган анда.


Казахстан, Самара, Пенза, Мари Иле һәм Татарстанның төрле районнарыннан укучылар җыелган.



журналист булырга
Лагерьда көн тәртибе бик тыгыз. Көн саен Казаннан кунаклар килеп тора.


Бүген, мәсәлән, “Журналистика көне” иде. “Безнең гәҗит” баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов белән “Яңа гасыр” телеканалында "Sиңа Mиннән Sәлам!" тапшыруын алып баручы Фәридә Төхвәтуллина оста телевизион журналист булу турында сөйләде.



журналист булырга
“Ялкын” Кырлайда чын-чынлап журналист булырга теләүчеләргә махсус мастер-класс оештырды.


Анда катнаштылар һәм һөнәр сайлау, татар әдәбиятын үстерү, авыл балаларына күбрәк мөмкинлекләр булдыру, яшүсмерләр өчен телеканал ачу турында уйлаштылар, бәхәсләштеләр:


журналист булырга
Гөлия – бөтен нәрсә белән мавыгучы кыз: гитарада уйный, чигә, рәсем ясый, халыкара олимпиада призеры. Шөгыльләре артык күп булганга, аны бүген иң борчыган мәсьәлә – һөнәр сайлау.
Әлфинур – шөгыльләре шулай ук күп. Шуларның берсе – кешеләрне күзәтеп тору: аларның ни өчен нәкъ менә бу вакытта шундый хәрәкәт ясавы, шундый сүз әйтүе кызыксындыра аны. Әлегә бу шөгылен ничек кулланырга икәнен хәл итмәгән.
Алсинә – депутат булырга хыяллана. Депутат булгач, район үзәкләре һәм авыллардагы балалар җәй көне дә йөри алырлык түгәрәкләр булдыру өчен тырышачак. “Җәй көне аларның күп вакытлары бушка уза. Үскәч, үзләре дә үкенәчәк бит”, - дип борчыла. Шөгыльләре – чигү, топиарийлар ясау, “Арча” телеканалы өчен сюжетлар әзерләү.
Миләүшә – Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы кызы. Авылларда балаларның сәләтләрен ачу һәм үзләрен үстерү өчен мөмкинлекләр аз, дип саный. Шуңа үзе мәктәптән соң да күп укый, төрле файдалы сайтларда казына. Топиарийлар ясап акча эшли. Кайчандыр җырчы булырга теләгән. Лагерьда үзенә якын дус тапкан.
Лилия – “Яшь ТНВ” хәбәрчесе, “Ялкын”га язганы бар. Пианинода уйнарга өйрәнә, укый: күбесенчә WATTPAD кушымтасы аша яшьтәшләре язган әсәрләрне. Үзенең журналист булачагын төгәл белә.
Гөлия – чигә, рәсем ясый, күп укырга яратмый. Бик мәрхәмәтле һәм кайгыртучан. Буш вакытында 2 яшьлек энесен карый.
Миләүшә – шигырьләр һәм хикәяләр яза, бии, укырга ярата. Китапларда очраган кызыклы фикерләрне язып алып акыл җыя. Абыйсына, песиләренә багышлап язган шигырьләре бар.



журналист булырга
Мастер-класс узды.


Ә бу нәрсә дигән сүз?
“Ялкын”ның киләсе саннарында 7 өр-яңа кызыклы мәкалә булыр дигән сүз.


журналист булырга
Кызлар, сезнең язмаларны көтәбез хәзердән үк! yalkin@bk.ru га җибәрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев