Логотип Идель
Ялкын

ЮНЕСКО "СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК" ФЕСТИВАЛЕН "ТИРАЖЛЫЙ"! /фото, видео/

Казанда «УНИКС» концертлар залында «Созвездие-Йолдызлык» XVII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең беренче гала-концерты узды. Чараның төп геройлары - кечкенә “йолдызчыклар”ны котларга мәртәбәле кунаклар җыелды. Мәгълүм булганча, фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үтә.

ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе сүзләре буенча, «Созвездие-Йолдызлык» - уникаль фестиваль хәрәкәте. Ул ЮНЕСКОның өзлексез белем алу бурычларына тулысынча җавап бирә. Балалар фестиваль алдыннан кыска вакыт аралыгында гына түгел, ә ел дәвамында шөгыльләнә.

«Әлегә бу бренд Татарстанда гына бар, моның белән горурланырга кирәк. ЮНЕСКОда бу фестиваль турында күп беләләр һәм мондый проектны тиражлау ысулларын эзлиләр», - дип сөйләде Орджоникидзе. Чараның кунагы шулай ук фестивальнең ЮНЕСКО эгидасы астында узуның матур гадәткә әйләнергә мөмкинлеген билгеләде.



«Катнашучылар саны арткан саен, аларның талантын бәяләве авыррак. 17 ел элек бары берничә югары дәрәҗәдәге коллектив булса, бүген алар унлата күбрәк. Республика Президенты ярдәме белән без аларны тиешенчә бүләкли алабыз. Безнең талантларның балачагы бәхетле, алар иҗат белән мавыга. Бу республиканың саф, матур милли байлыгы», - дип белдерде «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучылар ел саен РУТИ (ГИТИС) абитуриентлары һәм студентларына әйләнә. Алар чыннан да сәләтле. Фестивальнең үзенә килгәндә, ул яшьләрне файдасыз мавыгулардан чикли. Гел дә бер генә катнашучы түгел, ә ел саен «Созвездие-Йолдызлык»та үсеп чыгучы талантлы балалар саны гаҗәпләндерә», – дип өстәде РУТИ (ГИТИС) эстрада сәнгате кафедрасы җитәкчесе, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Борисов. Сүз уңаеннан, кичә иртән ул гадәттәгечә бу уку йортына керергә теләк белдерүчеләр белән әңгәмә уздырды.

[embed]https://youtu.be/RsawoORzrhE[/embed]

Фестивальдә быел барлыгы 70 меңнән артык бала катнашты, финалга шуларның 21 меңе узды. Казандагы Суперфиналга исә Татарстанның 45 районыннан, шулай ук Мәскәү, Чиләбе, Әстерхан, Ульян өлкәсе, Волгоград, Башкортостан һәм Кырым республикаларыннан 5100 кеше килгән.

«Уникс» сәхнәсендә 1000 якын нәни йолдызчыклар балкыды. Быел фестиваль катнашу гаризалары саны буенча янә рекорд куйган. Оештыру комитетына Суперфиналга тагын бер көн өстәргә туры килгән. Балаларның күбесе «Хореография» номинациясендә катнашкан. Фестивальнең башка номинацияләре – кече, урта һәм өлкән яшь төркемнәрендә «Вокал-соло», «Конферанс», «Вокаль ансамбльләр».

Беренче гала-концерта 52 номер тәкъдим ителда. Программаны Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Бәйрәм бүген» җыры белән Актаныштан «Тамчы» халык вокаль ансамбле ачып җибәрде.



Татар халык биюләре дә шактый күп иде. Үз осталыкларын Сарманнан «Умырзая», Кайбычтан «Авыл денс» бию төркемнәре күрсәтте. Мамадышның «Каприз» бию коллективы исә «Иртәгә никах» дигән шаян биюе белән халыкның милли гореф-гадәтләрен танытты.

Фестивальнең вокалистлары да үз талантлары белән шаккаттырды. Илсөяр Солтанова (Зәй) сәхнәдән залга ук төшеп, тамашачыларның кәефен күтәрде. Мәскәүдән «ГРАНТ» ансамбле исә искиткеч тавышлары белән сокландырды.

Гала-концерт азагында жюри әгъзалары 1-нче, 2-нче, 3-нче урыннарны игълан итте. Фестивальнең лауреатлары һәм җиңүчеләре Татарстан Президенты һәм Хакимияте премияләре белән бүләкләнде, ә иң яхшы мөгаллимнәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантлары һәм «Татнефть» компаниясенең махсус премияләренә лаек булды. Гран-при ияләрен бер атнадан, 22 апрель көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә фестивальнең йомгаклау гала-концертында игълан итәчәкләр.

[gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="14666,14667,14668,14669,14670,14671,14672,14673,14674,14675,14676,14677,14678,14679,14680,14681,14682,14683,14684,14685,14686,14687"]

Рифкат ЯКУПОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев