Логотип Идель
Ялкын

ЯШЬ РЕЖИССЁР, КЫСКА МЕТР ҺӘМ КАЗАН КИЧЛӘРЕ

21 июльдә "Казан" ЗАГСы янындагы мәйданда Халыкара урам киносы фестивале узачак. Фестивальнең максаты - Россиядә төшерелгән фильмнарны илдә һәм дөньяда таныту.
Кайчан: 21 июль, 21.00
Кайда: "Казан" ЗАГСы янындагы мәйдан
Керү ирекле!


Бу көнне күрсәтеләчәк фильмнар:

1

"Круговое движение", 15 минут


Сценарий авторы һәм режиссёр: Максим Дашкин.

Мария ире белән хәрби частьнең офицерлар тулай торагында яши һәм бу җайга салынмаган тормыштан котылырга хыяллана. Ләкин ире аның бу омтылышын хупламый. Төшенкелеккә бирелгән хатын күптәнге ошатып йөрүчесенең тәкъдимен кабул итәргә була...

"Ненужная", 2 минут


Сценарий авторы һәм режиссёр-постановщик: Андрей Буянов.

Малайның әбисен чүплеккә илтүе тарихы.

"#приключенияначинаются", 14 минут


Сценарий авторы һәм режиссёр-постановщик: Татьяна Гулина.

Өч дус Мәскәү янындагы XVIII гасыр утарына барырга чыгалар. Бу утарда - уйларга да куркыныч - инде ярты гасыр беркем дә check-in узмаган. Күз алдыгызга китерегез, күпме лайк җыячак бу check-in! Яшь һәм сау-сәламәт егетләр гаджетлар һәм социаль челтәрләргә шулкадәр бәйле, аларны югалтулары була - шундук өч нарат арасында адашалар һәм ичмасам исән-имин өйләренә кайтып җитү турында хыялланалар.

"Счастье на ладони", 15 минут


Сценарий авторы: Алексей Харитонов. Режиссёр-постановщик: Артём Прохоров.

Югалткан сөйгәнен эзләүче егет турында тетрәндергеч тарих.

"Зараза", 30 минут


Сценарий авторы: Евгения Пьянова. Режиссёр-постановщик: Алёна Рубинштейн.

Күп тапкырлар кабатланган үги әти һәм үги кыз тарихы. Аларга мөнәсәбәтләр кору кыен. Кыз "яңа әти"сеннән читләшә, аңа тозаклар кора. Әмма уртак эш килеп чыгу барысын да үзгәртә: әниләре өчен тиз арада презентация макеты әзерләргә кирәк, алайса ул эшеннән колак кагачак.

"Двое вместе", 15 минут


Сценарий авторы: Александр Бородянский. Режиссёр: Анна Яновская.

Депрессиядән интегүче ир-ат психотерапевтка килә. Бу очрашу аның тормышын тамырдан үзгәретргә тиеш...

Бу көнне сезне көтә


Россиянең яшь режиссерларыннан кыска метражлы фильмнар;
иң яхшы фильм өчен яктылык ярдәмендә (телефон яки фонарь белән) тавыш бирү;
фестиваль командасы белән очрашу;
күңелле бүләкләр.

Җиңүче фильм тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

Ә әлегә фестивальнең Вконтактедагы сәхифәсендә  https://new.vk.com/topic-16887484_33922542 кайсы фильмның җиңүче булу мөмкинлеге турында фаразыңны әйтеп тотализаторда катнашырга мөмкин. Фаразы дөреслеккә туры килгән 3 кешене оештыручылардан бүләк көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев