Логотип Идель
Ялкын

"ЯЛКЫН" КӨЕККӘ НИК БАРДЫ?"

Ә без кичә, ягъни 20 октябрь көнне, Спас районының Көек авылында кунак булып кайттык. Кунак булып дию бик үк дөрес булмас, асылда зур миссия белән бардык без анда - кадерле Фәйрүзә апабыз Мөслимованы Абдулла Алиш исемендәге премия белән бүләкләү тантанасында озатып йөрүче яраннары булып. Ләкин... "Ялкын" бит инде, үзегез беләсез, тик кенә тора алмый, сәхнәгә дә мендек, котладык та, фотоларга да төштек... Кыскасы, бу көнне күңелләребездә җуелмастай матур хатирә итеп калдыру өчен барысын да эшләдек.

Без дигәнем, ул - Линар Закиров, Ләйсән Фәйзуллина һәм мин. Тагын әле бер төркем язучылар - Татарстан Язучылар берлеге рәисе, балалар язучысы Рафис Корбан, язучы, галим Фәрит Яхин, язучы, драматург Хәбир Ибраһим, язучы, бакчачы абый Фарсель Зыятдинов, балалар язучысы, "Сабантуй" газетасының бүлек мөхәррире Йолдыз Шәрапова, язучы Марат Әмирханов, язучы Әнвәр Шәрипов һ.б. да бар иде. Абдулла Алишның туганнары белән дә таныштык.

Тукта әле, ни өчен Спас районына, Көек авылына барганнар соң дип уйлап куючылар юкмы арагызда? Юктыр дип ышанасы килә! Чөнки... бераз гына... дөресрәге, бик нык оят булыр иде юкса! Ни өчен икәнен үзегез әйтегез.

Ә Фәйрүзә апаны тагын бер кат Алиш премиясе лауреаты булуы белән КОТЛЫЙБЫЗ!!! Ул безнең өчен Тәрбияче дә, Дус та, Терәк тә, Сердәш тә! Аңа тагын да зуррак иҗат уңышлары, яңадан-яңа китаплар һәм... оныклар телибез!

ЯРАТАБЫЗ!

[gallery size="full" ids="4080,4079,4078,4077,4075,4074,4076,4073"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев