"УФАСка СОРАУ БИРЕРГӘ АШЫК"

11 нче февраль көнне Россия монополиягә каршы Федераль хезмәт идарәсенең Татарстан Республикасындагы җитәкчесе Рузалин Хабибуллин Арча муниципаль районында гражданнарны кабул итте һәм эшмәкәрләр белән очрашу оештырды.

Гражданнар күбесенчә җир алу, сату объектларын киңәйтү өчен җирлек һәм мөмкинлекләр, телефон, газ һәм калган коммуналь хезмәтләр өчен алдан түләүне таләп итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Кабул ителгән 5 мөрәҗәгать буенча Россия монополиягә каршы Федераль хезмәт идарәсенең Татарстан Республикасындагы җитәкчесе тикшерү эшләре оештырырга кушты, калган сорауларга телдән җавап бирде.

Февральдә шушындый ук очрашулар Югары Ослан һәм Кайбыч районнарында да оештырылачак.УФАС

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
523
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
587
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
900
0
0