Логотип Идель
Ялкын

ТЫЛСЫМЛЫ БЛОГЛАР

Бүген тылсымлы блоглар, үзенчәлекле видеоблоглар, видеолар, сәләтләр турында сөйләшәсе килә. Әгәр синең эшләрең килеп чыкмый икән, әгәр хыялларың чынга ашмас булса, бу мәкаләне укымыйча узма, зинһар! Бүген тылсымлы кешеләр белән таныштырырга булдык әле. Бәлки, тормышың кинәт үзгәрер, бәлки, башкача уянырсың. Кем белә бит...



ЯКТЫЛЫК ӨЛӘШҮЧЕ


20.11-1Бүгенге көндә Ютуб, ВК, ФБ челтәрләрендә популярлык казанган Lili Lo якташыбыз икән ләса! Әйе-әйе, шул якты, шаян Лилия Лиса яик Lili Lo Яр Чаллы кызы! Бүгенге көндә аның 400 000 артык язылучысы бар, видеоларын 7 000 000 артык кеше караган, кимендә, ярты Татарстан таный... Лилия гади бьюти блоггер түгел, ул үзенең ихласлыгы, ачык сүзлеге белән кеше күңелен яулый белә. Язмаларында кимчелекләрне кабул итәргә өйрәтә. Ә бит язмышы шактый катлаулы. Ул инде 12 ел Олбрайт синдромы белән яши. 7 яшендә нигәдер аягы аксый башлый, әниләре хастаханәләргә йөртә, төрле операцияләргә кертә, ләкин ярдәме тими. Баштарак Лилия бик кимсенә, ләкин тора-бара үзен кулга ала, тормышның кызык якларын эзли һәм таба. Бүген ул иң яраткан эше белән шөгыльләнә һәм кызларны эчтән дә, тыштын да якты булырга өйрәтә.



ТАТАРСТАНДА – БЕРДӘНБЕР!


20.11-2Таныш булыгыз, Ләйсән Зарипова – Татарстанда бердән-бер биюче кыз... Биючеләр күп дияргә ашыкмагыз, Ләйсән башка кызларга охшамаган, ул – Кояш баласы, ягъни даун синдромы иясе. Ләкин үз дигәненә ирешә торган, нык, көчле шәхес. Уйлап кына карагыз әле, гап-гади Саба кызы бөтен Россиягә танылды, күп санлы конкурсларда җиңде... Һәм көннән-көн уңышларының санын арттыра гына бара. Ләкин танылу җиңел генә бирелми. 18 яшендә ул үзенең 80 кг булуыннан читсенә башлый, спорт белән шөгыльләнә, 8 айда 20 кг.га ябыга. Бию – табигатьтән бирелгән сәләт, ләкин аны үстерергә кирәк икәнен аңлап ала. Интернет челтәре аша Казан хореография училищасы студенты Альбина Фатхриева белән таныша. Альбина аның дусты һәм хореографы булып китә. Бүген алар бергәләп яңа хыяллар белән яналар, күп санлы проектларда катнашалар һәм тормышның тәмен белеп сөенеп яшәргә өйрәнәләр. Ә син әле дә чынга ашмас хыяллар барлыгына ышанасыңмы?



КӨЙ УЛ – РУХТАН


Яшел Үзән егете Алексей Романов быел Татарстанны гына түгел, ә бөтен Россияне дер селкетте. 15 яшьлек егет, бармаклары булмауга да карамастан, пианинода уйный... һәм дә ничек уйный бит әле! Хәтта La Primavera дирижеры Рөстәм Абязов шаккатуын яшерә алмады: «Аның уйнавын ишеткәч, күргәч, аякларым тотмады. Искиткеч!» Алешаның видеолары бер-ике атнада бөтен Россия буенча таралды, аның кем һәм кайда яшәвен белергә теләүчеләр, ярдәм кулын сузучылар табылды. Киләчәктә Алексей тагы да зур уңышларга ирешер дигән өметтә калабыз, чөнки ул – «мөмкин түгел» дигән сүзнезмәне белми... Эш бармакта түгел, дустым. Ул – булдыра торган шәхес!


20.11-3


Эльвира Һадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев