Логотип Идель
Ялкын

"ТОРМЫШ ТӨБЕ НИНДИ БУЛА?"

Мәктәбебездә "Наркотикларсыз  тормыш" айлыгы кысаларында оештырылган чаралар әлеге афәт белән бәйле фикерләремне яшьтәшләрем белән уртаклашасым килү теләген тагын да көчәйтте.


Әйе, наркотик матдәләргә тартылу модага әйләнеп бара, булса кирәк. Аңлавымча, наркотиклар белән мавыгуның сәбәпләре күп төрле. Ата-ана җылысыннан, дуслардан мәхрүм булган, ихтыяр көче булмаган, шәхси тормышы барып чыкмаган кешеләр шушы юлга кереп китәләр. Кемгәдер охшарга тырышу, хезмәттән тәм таба белмәү, рухи яктан ярлы кешеләрне дә әлеге заман афәте үзенә тарта. Бу куркыныч күренешкә каршы бер яисә берничә кеше генә көрәшеп, көтелгән нәтиҗәгә ирешеп булмыйдыр. Бөтен кеше бер булып тотынса гына, әлеге чирдән арынырбыз дип уйлыйм.


Мәктәбебездә үткән бердәм линейкада яңгыраган фикерләрдән, хокук бозуларны кисәту отряды әгъзалары чыгышыннан мин түбәндәгеләрне аңладым: наркомания - мәгънәсез караш, хиссез, әхлаксыз күңел халәте, максатсыз гамәлләр, өметсезлек, бәйлелек, җинаять кылу, тумас борын чирләгән җаннар, меңләгән әти-әни хәсрәте, тормышка ашмаган хыяллар. Болар барысы да берничә минутлык рәхәтлек барәбәренә кылынган ялгыш адым.


Матур итеп, башкаларга үрнәк булып та яшәп була, ләбаса...Укытучыларыбызның барысы да үз хезмәтләрен яратып, тырышып безгә белем һәм тәрбия бирәләр. Җылы, якты яңа мәктәптә укыйбыз. Тамагыбыз тук, укырга китабыбыз, язарга дәфтәребез бар. Әти-әниләребез исән-сау.


Наркоманга әверелү җиңел, ә моннан котылу - мөмкин булмаган эш. Без барыбыз да әти-әниләребезнең иң кадерле кешеләре, бердәнберләре. Алар безнең өчен яшиләр.


Дусларым, яшьтәшләрем! Үзебезгә нәтиҗә ясыйк: Юк! - дип әйтергә өйрәник. Кадерле кешеләребезне борчуга салмыйк, тормыштан ямь табып яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев