Логотип Идель
Ялкын

"Time management ДӘРЕСЛӘРЕ"

Халисә Ширмән, чын исеме Халисә Хатыйп кызы Кузьмина — татар язучысы, шагыйрә, галимә.


Ул 1969 елның 8 июнендә туа. Мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый.


Аның «Язмышлардан узмыш юк икән», «Яланаяклы кыз», «Ерактагы якты йолдызым» сценарийлары буенча ТНВ  каналы фильмнар төшерде.


Хәзерге вакытта Халисә Ширмән филология фәннәре кандидаты һәм Казан федераль университетының татар теле кафедрасының доценты.


Интернет челтәрендә бик озак матур шигырьләр эзләнеп утыргач, Халисә Ширмәннең Вконтактедагы битенә юлыктым. Әлбәттә, миңа аның  иҗаты бик ошады, шуңа күрә аңа "дуслыкка" гариза җибәрергә булдым. Икенче көнне, күңелсез булгач, берәр китап укырга булдым. Өйдәге китап киштәләрен актарганда, күзем бер китапка төште. Һәм ул китап кемнеке булып чыкты дип уйлысыз? Нәкъ шулай, Халисә апаның "Язмышлардан юк ла узмышым" дигән китабы иде бу. Менә бит ничек туры килгән!


Аны мин бер көндә, бер сулышта диярлек укып чыктым. Бик кызыклы, гыйбрәтле әсәрләр язылган ул китапта. Сезгә дә киңәш итәм.


Шуннан соң, бик күптәннән минем язучы һәм шагыйрә Халисә Ширмән белән әңгәмә корасым килгән иде һәм менә нәтиҗәсе сезнең алда.


Халисә апа,сез үзегезне нинди сыйфатлар ярдәмендә сурәтли аласыз?


Тырыш,тырыш һәм тагын бер тапкыр тырыш.


Ни өчен үзегезезгә шундый псевдоним алырга булдыгыз?


Халисә - минем исемем, Ширмән - кыз чактагы фамилиямнең кыскартылган шәкеле. Халисә Ширманова идем мин.


Иҗатка карата мәхәббәтне сездә ни уятты?


Дөресен әйткәндә, мәхәббәтнең мондый төрен белмим:) Минем өчен иҗат ул - күңел таләбе. Бу хисне мәхәббәт дип атый алмыйм. Әгәр мондый төр мәхәббәт була икән, минем күңелдә йоклап яттымы икән ул? Куркып киттем әле, анда тагы нинди хисләр йоклап ята икән?:)


Бәхетле булу төшенчәсен ничек аңлата аласыз һәм үзегезне дә бәхетле дип әйтә аласызмы?


Бәхетнең нәрсә икәнен белү өчен бәхетсез булып карарга кирәк. Минем әле, Аллага шөкер, бәхетсез булып караганым юк. Димәк, көндәлек халәтем - бәхет инде ул.


Иң соңгы иҗат жимешегез нинди һәм хәзер дә берәр әсәр өстендә эш итәсезме?


Соңгы вакытта Вконтакте сайтында шигырь язгалыйм.


Балаларыгызның да иҗатка мәхәббәте сезнеке сыман көчлеме?


Балалар элегрәк шигырьләр язалар иде, хәзер инде үстеләр һәм дөнья мәшәкатьләренә чумгач, ир-ат буларак, үзләре сайлаган конкрет эш-һөнәр белән шөгыльләнәләр.


Белгәнемчә, сез әле КФУда дәресләр дә бирәсез, өстәмә гаилә мәшәкатьләре... Шул арада сез ничек иҗат итәргә дә җитешәсез? Серегез нидә?


Сер - тырышлык.


Беренче мәхәббәтегезне ничә яшегездә очраттыгыз? Күңелегездә ана карата нинди кызыклы хатирәләрегез сакланган һәм аңа багышлап язылган берәр әсәрегез бармы? Сер булмаса.


Беренче чын мәхәббәтем - минем ирем. Университетта беренче курста укыганда, унтугыз яшьтә очраттым. Аның белән безнең көн саен бер мәзәк хәл чыгып кына тора. Иремә багышланган бер хикәям бар, "Тәкъдир" дип атала. Ул хикәяне беркем дә аңламый. Миннән башка.


Кешедә нинди сыйфатлар булуы сезнең өчен мөһим?


Акыл һәм белем. Акылсыз, белемсез кешеләр белән һич кенә дә аралаша алмыйм. Белем дигәндә, урта яисә югары уку йорты биргән белемне генә түгел, ә тормыш биргән белемне һәм тәҗрибәне дә күз алдында тотам.


Кайсы язучыдан үрнәк алып иҗат итәсез? Гомумән, иң яраткан язучыгыз кем?


Мин һәрбер язучыдан үземә нинди дә булса өлге, үрнәк алырга тырышам (яхшы үрнәк тә, "болай язарга ярамый!" дигән начар үрнәк тә булырга мөмкин), ләкин кумирларым юк. "Кумир" дип әйтер өчен, мин аңа табынып яшәргә тиеш ич. Табынган кешем юк. Шигърияттә Һади Такташ иҗатына гашыйкмын, прозада Мөхәммәт Мәһдиев, Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еники күңелгә якын. Минем өчен иң-иң гаҗәеп, сокланырлык иҗат итүче ул - Табигать. Менә аңа табынырга була.


Сезне нәрсә илһамландыра?


Белмим. Арып, бик талчыгып эштән кайткач та, төн утырып яза алам, көне буе берни эшләми өйдә утырсам да, бер җөмлә яза алмаска мөмкинмен. Нәрсәдер ул "илһам", ул кайчан, ничек киләдер һәм мине нәрсә илһамландырадыр - белмим.


Укучыларга нәрсә теләр идегез?


Яшьтән үк вакытны дөрес бүләргә өйрәнергә киңәш итәр идем. Кеше гомере никадәр озын күренсә дә, ул бик тиз узып китә. "Time management" дигән фән бар, менә шул фәнне яшьтән үк үзләштергән кеше дөньяви югарылыкка күтәрелә ала. Уңышлар һәм сәламәтлек телим! Тәнегез дә, җаныгыз да сәламәт булсын!


0Qqh3vX9sI8                                           
...Көзге урман.
Алтын
-сары төсне
Кем
рөхсәтсез монда тараткан?!.
Җил малае шундый шаян инде:
Болыт
кызкайларын елаткан...


Ә үзе соң, анда-монда йөгереп,
Болыт
яшен җыя куенына.
Аннан
күлдәвекләр ясап куя...
Аяк
чылатырга...
Һаман шуклык аның уенда!

Тукта әле, син шаярма алай,
Җил энекәш! Миңа тими тор:
Килер
беркөн усал Кыш бабакай – 
Борыны
ңны синең чеметер...

Ул кайчандыр якын дус иде бит...
Әй, ярата идем салкынын!
Ә хәзер мин сагынып көтеп алам
Җәй-сылуның чуар табынын...

Кышкы бабай үзе болай әйбәт:
Сабыр бул!” дип, мине чакырды..
С
өю көткән салкын төннәрдә ул
Хисл
әремне бозга катырды...

 

Эри алмыйм буран арасында.
Тик
җәйләрен онытам сагышым...
...Әй, тиле җил! Син елатма мине.
Т
өзәтермен әле ялгышым...


...Көзге урман.
Алтын
-сары төсне
Кем
рөхсәтсез монда таратты?!.
Я
, кайсыгыз бер сәбәпсез бүген
К
үңелемне болай чылатты?!...

Халисә Ширмән.

                   **


...Тормышыңда әгәр авыр булып,
Ачы
җилләр каршы иссәләр,
Дус
-ишләрең, арттан карап калып,
"Аһ, бәхетсез булды!.." дисәләр,


Син ышанма түбән җанлыларга.
Б
әхетсезләр алар - без түгел!
Кем
еламый - димәк, елый алмый.
Б
әхетсез шул - кемдә боз күңел...

Көн артыннан яңа көннәр туа.
Алда
әле безнең киләчәк!
Ышан
гына: бәхет беркөн килеп,
"Сезнең белән мәңге!" - диячәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев