Логотип Идель
Ялкын

«ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘБЕЗ»

Казанның 33нче номерлы мәктәбендә төрле милләт укучылары белем ала. Шулар барысы да республикабызның дәүләт телен – татар телен яратып өйрәнә. Менә икенче ел инде алар “Мин татарча сөйләшәм!” республика акциясендә теләп катнашалар.


Традиция буенча акция Халыкара татар телләр көненә багышланган концерт белән башланып китте. Мәктәп күләмендәге “Яшь эзләнүчеләр” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә татар филологиясе секциясендә 21 укучы катнашты.


Алтынчы “В” сыйныф укучылары татар теле укытучылары Ләйсән Фәнис кызы һәм Гүзәлия Рүзәл кызы белән балалар бакчаларына, Авиатөзелеш районының мәктәптән тыш эшләр үзәгенә барып, татарча “Чын дус” әкиятен сәхнәләштерделәр. Нәниләр белән һәм яшьтәшләре белән дә татарча аралаштылар.


Бишенче “А” сыйныф укучылары шагыйрә Йолдыз Шәрапова белән очрашуда булдылар. Аннары татар теле укытучысы Альбина Наил кызы белән Бауман урамына юл тоттылар. Үзара рәхәтләнеп татарча сөйләшеп, ял итеп кайттылар! Ә мәктәптә исә алар “Татар халык ашлары” темасына бик теләп әзерләделәр, милли ризыкларны өйдә әниләре һәм әбиләре белән әзерләп килделәр.


Акция вакытына педагог Чулпан Хаҗинур кызының юбилей кичәсе туры килде. Ул җитәкләп килә торган “Татар җыры” түгәрәгенә йөрүче укучылар матур-матур чыгышлар ясадылар.


Укучылар татар телен яхшы белүләрен ачык дәресләрдә, тәрбия чараларында күрсәтәләр. Аннан тыш төрле викторина, конкурсларда көч сынашалар.


Акция 21нче апрельгә кадәр дәвам итә. Алда әле эшлисе эшләр бик күп!


Ләйсән Фәйзуллина, Казан шәһәре, 33нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев