"ТАТАР КЫЗЫНА ЗӘҢГӘР КҮЗ КИЛЕШМИ"

"Ялкын" сораштырулар уздырырга ярата. Шундый сораштыруларның берсен сезгә тәкъдим итәбез. Кая барсак та, бер үк сорау бирдек: «Заманча татар егет-кызларының образы нинди булырга тиеш?» Кемдер җитди, кемдер шаяру катыш җавап бирде. Берәү хәтта: «Татар яшьләре скафандрдан йөрергә тиеш», − диде! Ярый әле, Татарстанда адекват кешеләр адекватсызларына караганда күбрәк. 100дән артык кешегә «бәйләнеп», нәтиҗәдә, егеткә дә, кызга да икешәр образ ясадык.


Заманча татар егете


Берничә кеше, милли гореф-гадәтләргә тугры калып, егетләрнең башына түбәтәй кидертмәкче иде. Ә кемдер Михаил Боярскиның кара эшләпәсен салдырып, аны татар егете башына кундыру теләге белән янып китте. Әмма күпчелек тавышны рэпер кепкасы (1) җыйды. Сораштыруда катнашкан егетләр заманча татар егетенең күзе көрән (2) булырга тиеш дисә дә, кызлар, зәңгәр хыялларга бирелеп, зәңгәр төсне хуп күрде (3). (4) Сакалны ике як та хуплады. Әмма аның зәңгәр төстә булуы күпчелек кызлар өчен мөһим түгел. Юкса, кайбер кызлар: «Хм, зәңгәр сакал? Хм-м, шә-әп!» − диде. Мазохизм, мин сиңа әйтим! Сораштырылучыларның яртысы капчык сыман толстовка (5), ә икенче яртысы классик күлмәк яклы. Муенда да классика – алтын ярымай (6). Алдынгы татар егетенә Татарстан әләме төсендәге напульсник (7) кидерде сораштырылучыларның өчтән бере. Ә күбесе, өчтән икесе диярлек, баш катырмыйча, җептән үрелгән беләзек (9) сайлады. Егете татар булгач, каешы да милли бизәкле (8) булсын, диде күпчелек. Янбашка нәрсә киюдә дә бәхәс чыкты. Бер ише толстовкага ярашлы капчык сыман чалбар дисә (10), икенчеләр джинс чалбар (11) өчен тавыш бирде. Өчтән берсе татар егете аягына берцы (12) кидерде. Ә күбесе, напульсниктагы милли колоритны дәвам иттереп, аягына да әләм төсендәге кеды сайлады. Иң мөһим элемент – күкрәк турындагы түштамга. Аның идеясен без булдырсак, кем сурәтен куярга икәнлеген егет-кызлар үзләре хәл итте. Кызларның күбесе Рөстәм Миңнехановны сайлады, ә егетләр Миңнеханов белән бергә Динә Гариповага да өстенлек бирде. 1


Заманча татар кызы


Рәсемгә караганда, ике яктагы чәч төсе бер-берсеннән аерылмый кебек! Аерыла икән шул. 5тә – карага буятылган, 2дә – табигый кара чәч. Буялган чәчкә, нигездә, егетләр милли символабыз – лалә рәвешендә каптыргыч (1) эләктерде. Күзләр мәсьәләсендә дә бәхәс туды. Кара төс (3) белән яшел (4) диючеләр – бер чама. Ни хикмәт, зәңгәр төсне әйтүче берән-сәрән генә булды. Димәк, килешми татар кызына зәңгәр күз! Егетләр муенына ярымай кунакласа, кызларныкын оригинальрәк һәм аппетитлырак әйбер бизи – өчпочмак (7). Без сораштырган бер төркем егетләр аеруча дәртләнеп күтәреп алды бу фикерне.


Берәүләр заманча татар кызына футболка (6) кидерсә, шулай да, күпчелек типик күлмәккә (10) өстенлек бирде. «Өчпомаклы» егетләр кызның футболкасына «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе туграсы – шаян «Ә» хәрефе төшерелгән сәдәфләр дә тәкъдим итте. Сүз уңаеннан, башкалар да күтәреп алды аларның идеясен. Янбашка – джинс чалбар (9), аякка – кеды (11). Кызның уң ягы да милли төсмерләрдән мәхрүм түгел. Читексез – дөнья сансыз. Шуңа да сораштырылучыларның яртысыннан артыгы читек тәкъдим итте. Көләсе түгел! Казанда читек киеп йөрүче кәттә кызлар күп ул! Әйткәнебезчә, түштамга – безнең идея. Әмма сурәтен егетләр-кызлар үзләре тәкъдим итте. Егетләр арасында берече урында – салкын чәй эчеп, гомере үткән Салават, ә кызлар арасында, юк, күпчелеге Джонни Деппка алдынып, милли горурлыгын аяк астына салып таптамады. Марат Бәшәровка бирделәр. Тавыш бирделәр, дип әйтүебез.


Татар егет-кызлары үзләре тәкъдим иткән образлар менә шундый. Аларны Тукайлар, Мөхлисә Бубыйлар образы белән чагыштырганда, уртаклыклар юк кебек. Тышкы матурлыктан бигрәк, эчкесе мөһим бит. Күңелең матур, милли булса, киемең дә шаян, милли һәм аппетитлы булачак. 2


Әдилә ГАРИПОВА инфографикасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
596
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
657
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
972
0
0