Логотип Идель
Ялкын

ТАБАЧНОЕ АВЫЛЫ: БЕРГӘ БУЛУЫБЫЗГА СӨЕНЕП ТУЯ АЛМЫЙБЫЗ

Кырымның Бахчасарай районында Табачное дигән авыл бар. Бу авыл шул ягы белән үзенчәлекле - монда өч төрле халык вәкилләре бердәй дус булып яшиләр.Авыл 1925 елда гына барлыкка килгән икән әле. Совет чорында Кырымның Феодосия шәһәрендә тәмәке эшкәртә торган завод булган. Шул завод өчен тәмәке үстерергә кирәк булгач, шушы авыл җирлегендә совхоз төзиләр, һәм эшчеләр совхоз тирәсенә берләшә башлый. Йортлар салалар, гаиләләр төзиләр.
табачное авылы 6

Бу якларга украиннар, дон казаклары, руслар эшкә килә, һәм аларга күрше Кишине авылыннан (авыллары беткәнгә күрә) кырым татарлары да кушыла. Шулай итеп берничә милләт бергә дус-тату гомер сөрә башлый.
табачное авылы 5Түгәрәк уен фестиваленә килгән коллективларны каршылаганда, Табачное авыл хуҗалыгы җитәкчесе Иван Иванович:
"Бездә хәзер 1577 кеше яши. Тәмәке үстермибез инде хәзер, күбрәк шифалы чәйләр үстерәбез", - диде. Һәм яңадан барыбыз бер ил булып яшәвебезгә ничек сөенгәннәрен сөйләп күрсәтте.

[caption id="attachment_10133" align="aligncenter" width="1180"]табачное авылы 4 Кунаклар Табачное оркестры уйнаган көйләргә бииләр.[/caption]

Табачное авылының урта мәктәбендә үз оркестрлары да бар икән. Җитәкчеләре - мәктәпнең математика һәм хезмәт укытучысы. Оркестрда малайлар гына уйный. Инде мәктәп бетергәннәре дә оркестрны сагынып, ялларга авылга кайта икән.

табачное авылы 7

Авылда яши торган һәр халык үзенчәлекләрен саклап кала алган. Кунакларга күрсәткән сый-хөрмәтендә дә чагыла бу. Һәр халык үзләренә генә хас ашларны әзерләп сыйлады Түгәрәк уен артистларын.


табачное авылы 1
Һәм кунакчыллыгын концерт вакытында да күрсәтергә онытмадылар. Гөрләтеп кул чаптылар, озаклап алкышладылар. Гәрчә татар телен аңламасалар да, җырларның моңы, биюләрнең дәрте әсир итте дип аңлаттылар үзләре.

[caption id="attachment_10131" align="aligncenter" width="1180"]табачное авылы 2 Табачное авылының Рон Уизлие белән Гарри Поттеры :)[/caption]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев