"СУЫКЛАРГА ТҮЗӘСЕ"

Каеннарга бәсләр кунган,
Салкын исе күкрәктә.
Безнең арада чакрымнар,
Ә син минем йөрәктә...
Каеннарны карлар кочкан
Туңмасын дип кәүсәсе,
Салкыннарда ялгыз кайтам,
Суыкларга түзәсе...
Кышкы кояш нурларында
Уйный каен бәсләре.
Суытмыйча сакла, җаным,
Минем җылы хисләрне.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
1876
0
0
Иҗат
ТЕЛЕФОН ИЯСЕ
5557
0
2
Иҗат
ДУСЛЫК
4643
0
1