Логотип Идель
Ялкын

«СТАРТ»

Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына старт бирелде.

Спорт проектлары башкарма дирекциясе оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров әйтүенчә, Казан спортчыларны һәс мәркәзебез кунакларын каршы алырга тулсынча әзер.

Хәзерге вакытта төп игътибар тамашачылар белән эшләүгә юнәлтелә. Барлык кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү гаять мөһим. Шуңа күрә һәр спорт объектына керү юллары даими тикшерү һәм сак астында. Ярыш карарга килгән һәркем җентекле тикшерелә. Азат Кадыйров  тамашачылардан кирәкмәгән әйбер алып килмәүләрен сорый:  "Мондый таләпләр тамашачылар куркынычсызлыгы, бернинди борчусыз трибунада утыруы өчен кирәк. Спорт корылмаларында тамак ялгарга да мөмкинлек бар, тәмәке тартырга ярамагач, газ яндыргычының да кирәге юк. Кемгәдер табиблар күрсәтмәсе буенча дару препаратлары куллану кирәк икән, даруларыгыз белән бергә шул хактагы белешмәне кыстырып килү дә комачау итмәс. Шул вакытта спорт корылмаларына тизрәк кереп, ярышларга кадәр ял итеп алырга да өлгерер," - ди ул.
Бүген алынган белешмәләр буенча, ярышларга сатылган билетлар саны 200 меңгә якынлашып килә. Сорау зур булган сорт төреннән саналучы хай-дайвинг беренчелекне бирергә теләми һәм бүгенгәчә иң популяр су спорт төре булып санала. Шунысы кызыклы: Россия җыелмасы матчларына билетлар сатылып беткән.
Бүген ачылыш тантанасына Россия Президенты Владимир Путин, ә чемпионатның ябылышына Венгрия Премьер-министрының килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев