Логотип Идель
Ялкын

«СНБИ» - МӨМКИНЛЕКЛӘР ТЕРРИТОРИЯСЕ»

«Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби бәйгесе «Сәләт» дөньясы остазы, шагыйрь Флүс Латыйфи исемен йөртә. Быел проект бишенче тапкыр уздырыла.
«Сәләткә нур булган йолдызлар» V ачык әдәби бәйге татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышлана һәм «Идел» яшьләр журналы, Республикакүләм «Ялкын» яшүсмерләр журналы, «Салават күпере» балалар журналы, «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Сэлэт» Татарстан республикасы яшьләр җәмәгать фонды, «Сэлэт» Яшьләр үзәге дәүләт бюджет оешмасы тарафыннан оештырыла.


Әлеге бәйге Татарстан Республикасы һәм Россия федерациясенең башка регионнарында яшәп иҗат итүче мәктәп укучылары һәм студентлары арасында әдәбиятка карата кызыксыну, мәхәббәт уятуга юнәлдерелгән иң актуаль проектларның берсе. “Сәләткә нур булган йолдызлар” бәйгесе оештырылган шушы биш ел эчендә, 400дән артык бала иҗат өлкәсендә үз көчләрен сына карады. Җиңүчеләр арасында яшь, сәләтле, татар дөньясына танылып килә торган каләм тибрәтүчеләр, язучы-шагыйрьләр һәм журналистлар бар.
Казыйлар составы Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге әгъзалары, танылган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, сәнгать эшлеклеләреннән тора. Алар арасында Илгиз Зәйниев, Радик Сабиров, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар һ.б. атарга була.
Бәйгедә 12 яшьтән 22 яшькәчә булган мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша ала.
Быел бәйге түбәндәге алты номинация буенча уздырыла:
– шигърият;
– чәчмә әсәр;
– публицистика;
– драматургия;
– балалар әдәбияты;
– «Тукайга хат» темасына язылган эссе.


Оештыру комитеты бәйгегә килгән эшләрне басмага бирү хокукына ия. Җиңүчеләрнең эшләре аерым җыентык итеп бастырылачак.
Проект өч этаптан тора һәм февраль апрель аралыгында уздырыла:
– 1 этап – 2016 нчы елның 24 нче феврале – 2016 нчы елның 28 нче марты – читтән торып катнашу этапы, бәйгегә килгән эшләр техник таләпләргә туры килү-килмәү ягыннан тикшерелә;
– 2 этап – 2016 нчы елның 1 нче апреле – 2016 нчы елның 15 нче апреле – казыйлар эшләрне тикшерәләр;
– 3 этап – бәйгенең финалы. «Сәләт» йортында (Казан, Островский ур., 23) узачак финал көне соңрак хәбәр ителәчәк.
Катнашучы гаризасы «Сәләт»нең рәсми сайты аша кабул ителә: www.selet.biz. Бәйгегә язма эшләрне selet.nur@gmail.com адресына юлларга кирәк. Кызыксындырган сорауларга җавапларны 8 (939) 730-41-34 номерына шалтыратып белеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев