Ялкын
«СИҢА»
Бер шакыдым... Юк!
Син ишетмәдең.
Ишетмәдең, теләмәдең дә.
Ачкыч таптым, бордым
Син кертмәдең,
Бикләп йөрәгеңне эчеңдә.
Мин җырладым,
Ә син тыңламадың:
Башың бордың, борын җыердың,
Шигырь яздым сиңа –
Укымадың
«Ертып ташла!» – диеп боердың.
Монсы исә шигырь түгел; җыр да,
Поэма да башка язмамын.
Мин яратам сине! Син югында,
Истәлегең – көзне саклармын!
Син ишетмәдең.
Ишетмәдең, теләмәдең дә.
Ачкыч таптым, бордым
Син кертмәдең,
Бикләп йөрәгеңне эчеңдә.
Мин җырладым,
Ә син тыңламадың:
Башың бордың, борын җыердың,
Шигырь яздым сиңа –
Укымадың
«Ертып ташла!» – диеп боердың.
Монсы исә шигырь түгел; җыр да,
Поэма да башка язмамын.
Мин яратам сине! Син югында,
Истәлегең – көзне саклармын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
-
22 июля 2026 - 16:14
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
-
21 июля 2026 - 13:59
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев