Логотип Идель
Ялкын

«ШАТЛЫК ӨЛӘШҮЧЕ ШАРЛАР»

Каникул вакытында, җитмәсә җәй көне авырып ят, имеш! Кайда салкын тидергәнмендер, белмим, әмма түшәктә ятуыма инде берничә көн. Торып йөрергә бер хәлем юк. Ә минем урамга чыгасым килә...


Без авылда яшибез. Бүген әти Казанга китте. Башкала бездән ерак, шуңа әти таңнан юлга кузгалганда, нинди күчтәнәч көтүемне сорады. Йокы аралаш уйлап та тормыйча: “Шарлар!” – дидем. Чыннан да, алып кайтты бит әти шарларны. Ниндие генә юк иде аларның: агы, кызылы, алтынсуы... Урынымнан ничек торып киткәнемне дә хәтерләмим. Кызыгып китеп, шарларның барысын да тутырып куйдым. Бүлмәдә буш урын калмады, бөтен җирдә шарлар. Барысын бергә бер бәйләмгә җыйдым. Бик матур чәчәк бәйләме кебек булды. Минем шатлыгым эчемә генә түгел, бүлмәгә дә сыймый башлады. Барысын да кулыма алып, урамга чыга башладым, тик ишеккә сыймыйбыз булып чыкты. Ярый әле урамнан әни керде һәм миңа ярдәм итте. Шарлар да урамга чыкканны гына көткәннәр диярсең, бии үк башладылар. Унҗиде шар минем кулда бии, талпына... Мин кулымны бушата төштем, җил аларны югарыга күтәрә башлады. Шарларның миннән аерыласы килмәгәндәй капкага эләгеп калдылар. Мин таяк алып килеп, аларны тоткынлыктан коткардым. Һәм менә күтәрелеп киттеләр. Аларның матурлыгын сурәтләп бетерерлек түгел иде. Һавада төсле кошлар кебек очыналар, гүя безнең белән хушлашалар. Инде кечкенә генә, нокталар кебек кенә күренәләр. Ниһаять, болытлар артына кереп югалдылар.


- Кая барып җитәрләр икән, әни? – дип сорыйм.


- Белмим шул, кызым. Үзең кая баруларын телисең соң? – дип сорау белән җавап бирде әни. Мин бераз уйлап тордым да:


- Шарларым кая гына барып чыксалар да, һәркемнең кәефен күтәреп, шатлык арттырып озак очсыннар иде, - дидем әниемә. Җавабымны ишеткәч, әни елмайды, үземнең дә кәефем күтәрелеп китте, гүя күктә шарлар түгел, үзем очам.


Кечкенә чактагы әлеге вакыйганы исемә төшердем дә, бүген шундый нәтиҗәгә килдем: нәни генә бүләк, я булмаса җылы сүз яки гади игътибар да кешене терелтә, яшәү көче бирә ала икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев