"СЕЛФИ ӨЧЕН БУШЛАЙ БИЛЕТ!!!"

Рус операсы басы Ф.И.Шаляпинның туган көне уңаеннан, 13 нче февраль көнне Казанда зур чара көтелә. 13 нче февраль 11.00да Шаляпин һәйкәле янында зур флеш-моб узачак.

Нинди флеш-моб дисезме? Массачыл селфи төшү!

Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

1. Билгеләнгән көнне, билгеләнгән вакытта һәйкәл янына килергә,

2. Үзең белән телефон, смартфон, планшет алып килергә,

3. Митинг вакытында Ф.И.Шаляпин һәйкәле фонында селфи төшәргә,

4. Селфины #шаляпин_и_я #национальный_музей_рт хештегы белән Instagram челтәренә урнаштырырга,

5. ТР Милли музее сайтындагы яңалыкларны күзәтеп барырга кирәк.

Иң актив катнашучыларны нәрсә көтә?

1. Иң кызыклы 10 селфи ияләренә бүләкләр тапшырылачак.

2. Иң үзенчлекле селфи иясен суперприз көтә.

3. Бүләкләү тантанасы 28 нче март көнне А.М.Горький исемендәге Әдәбият музеенда узачак.

Митингка килгән һәркемгә Милли музейга керү өчен бушка бер билет биреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 май 2021 - 15:56
    «БЕЗГӘ КҮРЕШЕРГӘ КИРӘК!» Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр. 
    739
    0
    0
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    664
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    499
    0
    0

Блоглар