Логотип Идель
Ялкын

"PRO/ДВИЖЕНИЕ" АЛГА ИЛТӘ"

Казан шәһәрендә "Центр. Первый" Заманча драматургия һәм режиссура үзәге үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Әлеге үзәк Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы һәм Бүгенге көн сәнгатен үстерү фонды "Живой город" ярдәмендә, Татарстан Республикасы Театр хезмәткәрләре берлеге, Г.Камала исемендәге татар дәүләт академия театры, В.И.Качалов исемендәге Казан академия зур рус драма театры катнашында оештырылган.

"Центр. Первый" үзәге үзалдына татар һәм рус телләрендә заманча драматургияне үстерү, бүгенге көн өчен кызыклы һәм актуаль булган пьесалар базасын туплау, яшь драматургларга үз укучыларын һәм режиссерларын, ә режиссерларга үз драматургларын табарга булышу максатын куйган.

2015нче ел Россия Федерациясендә Әдәбият елы дип игълан ителгәнлеген һәркем хәтерлидер. Шул уңайдан, "Центр. Первый" үзәге "PRO/ДВИЖЕНИЕ" пьесалар бәйгесе игълан итә.

Бәйге берничә этаптан торачак. Беренче этап 15нче июльдә башланып, 1 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар бәйгедә катнашырга теләгән һәркемнән гаризалар һәм язмалар кабул итәләр. Икенче этап 15нче октябрьдә башлана, шул ук көнне бәйгенең җиңүчеләре дә билгеле булачак. 1нче 10нчы ноябрь көннәрендә шорт-листка кергән бөтен эшләр дә укылачак һәм аларны сәхнәләштерү эше башланып китәчәк. Җиңүчеләрнең әсәрләрен тамашачылар декабрьдә күрә алачак.

Бәйгегә җибәрелгән эшләр 4 номинанация буенча бәяләнәчәк:

1) "Межнациональные контакты"

2) "Татарский национальный фольклор"

3) "Казань и Татарстан в произведениях литературы"

4) "Детская драматургия"

Бәйгедә катнашырга теләк белдергән авторларга карата берничә таләп бар. Бәйгегә җибәрелгән эшләр моңа кадәр беркая да басылмаган, сәхнәләштерелмәгән һәм алар соңгы 3 елда язылган булырга тиеш. Пьесалар Word документы итеп формалаштырылган, 14 нче кегль белән Times New Roman шрифтында язылырга тиеш. Автордан язмалары белән бергә үзе турында кыскача белешмә җибәрүе дә сорала.

"PRO/ДВИЖЕНИЕ" пьесалар бәйгесенә җибәрелгән сәхнә әсәрләренә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Әдәби бүлек җитәкчесе Игъламов Нияз Рәүф улы, КФУның Чит ил әдәбияты кафедрасы доценты Елена Шевченко, В.И.Качалов исемендәге Казан академия  зур рус драма театрының Әдәби бүлек җитәкчесе Диләрә Хөсәинова бәя бирәчәк.

[gallery size="large" ids="2925,2926,2924"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев