Логотип Идель
Ялкын

ПИТРӘЧ УКУЧЫЛАРЫ: БЕЗ НӘФИС ШИГЫРЬЛӘР ЯРАТАБЫЗ

Кичә Питрәч укучылары район китапханәсендә үз районнарыннан чыккан шагыйрә - безнең Луиза апабыз Янсуар белән очрашты. Әдәби очрашуга килгән егетләр-кызлар Луиза апаның шигырьләре белән танышып кына калмаганнар, ә ятлап та куйганнар иде.

питр 1әч укучылары

Шагыйрә булу кыенмы?


Ятлаулары гаҗәп тә түгел, Питрәч укучылары нечкә лириканы, нәфис, нечкә хисле шигриятне бик ярата икән. Алар гына түгел, китапханәдә эшләүчеләр дә, укытучылар да шигърияткә тартыла икән бу якта. Шулай дип, күңелләрен ачып салганнан соң, кичә бер гаилә җыенына, җылы әңгәмәгә әйләнеп китте. Безнең Луиза апабыз егет-кызларның сорауларына җавап биреп кенә калмады, үзе дә сораулар яудырды. Менә нишләтәсең инде аны - безнең "Ялкын" журналисты шул ул. Ә бер кыз шагыйрә булу авырмы дип кызыксынды. Үзе дә шагыйрә булырга җыена, ахры, дип уйлап куйды залдагылар шул вакыт. Бәлки, кыен булыр иде, диде Луиза апа, ләкин минем "Ялкын"ым бар бит диде, әйе, менә нәкъ шулай диде!

питрәч укучылары 2

Әни яздырмаган булса...


Луиза апа да шигырьләрен нәкь шушы очрашуга килгән егет-кызлар яшендә яза башлаган бит инде. Беренче шигырен дә укып күрсәтте ул безгә. Әнисе татар теле укытучысы булган аның, өй эшенә шигырь язарга биргән дә, шуннан соң туктый алмаган инде Луиза апабыз :). Туктау турында! Иҗади кризис кичердегезме инде дип тә сорады әле аннан питрәч укучылары. Кичергән икән! Казанга укырга килгәч, авылны сагынудан ни ашый, ни эчә, ни йоклый, ни шигырь яза алмаган ул. Менә сиңа Казан, ичмасам!

питрәч укучылары 3

Спектакль карый алмадык


Луиза апаның сораштырулары нәтиҗәсендә дә без шактый мәгълүмат белдек. Мәсәлән, район үзәгендә "Тамчы" театр түгәрәге эшләп килә икән. Аптыраган идек аны, ничек бу егет-кызлар шигырьне шулкадәр шәп укыйлар дип. Укымаслар! Алар бит инде Республика күләмендә танылып киләләр икән. Тик бу юлы спектакльләрен карап булмады. Икенче кайтырбыз дип килештек.

питрәч укучылары 4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев