Логотип Идель
Ялкын

"ПИТЕРНЫҢ ГАП-ГАДИ ГОТЫ..."

Төньяк башкалада халыклар башкарак. Күпкә кайнаррак. Шунда әлеге мәкаләнең төп каһарманы  – ХЕНРИК КОСТИН белән таныштым да инде.


Хенрик – Санкт-Петербург егете, технология университетында белем ала, кичләрен Лигов проспектында урнашкан рок-панк-гот субкультуралары өчен антуражлар кибетендә эшли. Карашлары буенча ул – гот. Дөресен генә әйткәндә, аның белән танышканчы, мин бу субкультураны танымый идем. Яшьләр арасында киң таралган әлеге агым белән якыннан танышу мөмкинлеге табылгач, билгеле, баш тартмадым. Хенрикның күзаллауларыннан берничә сәхифәне сезгә дә тәкъдим итәм.


Хенрик һәм... Обломов фәлсәфәсе


Мин тыныч табигатьле, салмак холыклы кеше. Балалар бакчасында да, түбән сыйныфларда укыганда да гауга куптарып, сугышып йөргәнем булмады. Математика белән кызыксына идем, әмма дүртледән артыграк билгеләр алмадым. Әнием – музыка мәктәбендә скрипка белгечлеге буенча укыта, әти заводта эшли. Гап-гади гаилә.


Эне-сеңелләрем юк. Кагыйдә буенча, әниләр мине иркә бала итеп тәрбияләргә тиеш иде дә, ничектер алай килеп чыкмады. Киресенчә, үз-үземә бикләнгән, «ябык» кеше булып үстем. Нәни чактан ук кеше янында үземне дөрес тотмаудан курка идем. Мөмкин кадәр тыныч, мөмкин кадәр күзгә ташланмый торганрак...


Әмма яшь үзенчәлекләре үзенекен итә. Югары сыйныфларда холкымда үзгәрешләр сизә башладым. Барысы да әдәбияттан башланып китте. Әле дә хәтерлим: «Обломов»ны укыгач, дәрестә әңгәмә үткәрделәр. Анда шактый каршылыклы фикерләр яңгырады. Мин дә кул күтәреп сүз әйтергә теләдем: аны акларга, тыныч тормышка омтылуы өчен яклап чыгарга. Әмма килеп чыкмады. Бер читтә үз фикерләремә чумып, посып кына утырдым. Дәрес шулай үтте дә китте. Онытылырга да тиеш иде кебек бу вакыйга, ләкин...


Вакыт уза торды, яңа әдәби әсәрләр белән таныштык, әмма минем хәтердән һаман да шул Обломов чыкмады. Тора-бара аны нигәдер үземә охшата башладым. Дөресрәге, үземне аңарга. Хәтта ул кичергән хисләрне дә кичерергә туры килде... гашыйк булдым. Әмма монда да Обломов вакыйгасы кабатланды: мин ни генә эшләсәм дә, башкаларга бу көлке булып тоела иде. Дус булып йөргән кешеләр, укытучылар, хәтта туганнардан да ваз кичә башладым. Мине берсе дә аңламый кебек. Хәтта әти-әни дә!


Кешеләргә карата тирән хисләр кичермәү моңсулыктан саклый, дигән фикергә килдем. Юк, мин кешеләр белән аралашудан түгел, аларга ияләшүдән баш тарттым. Дөньяның, тормышның мәгънәсезлеге үтерә иде мине. Шундый кичерешләр белән яшәгәндә, үзем дә сизмәстән гот сайтлары белән кызыксына башладым. Бер форумга хәтта даими керә башладым. Ошый иде. Аннан беренче җыенга барырга туры килде. Әле дә истә, ул Сәнгать Мәйданында узды. Төс-кыяфәтләреннән кала бары да ошады бу агымда. Соңрак кара төснең мәгънәсен дә аңлый башладым. Башкалар кебек булмау, үзгәрәк киенү, синең кебек үк халәтне кичерүчеләр белән аралашу рәхәт.


Институтның беренче курсына кергәндә мин чып-чын гот идем инде. Беренче сентябрьгә барганчы, чәчне махсус үстереп буяттым, пирсинг ясаттым. Бу – яңа, үзгә тормышка аяк басуда беренче йола. Хәзер мин күңелнең кителгән, җимерелгән өлешләрен төзекләндерергә тырышам: фәлсәфә белән кызыксынам, үземнең бу җәмгыяттәге, бу шәһәрдәге урынымны билгеләргә телим, без танышкан митингка чыгуым да – сәяси фикерләремне белдерүнең бер юлы.


Бер чиктән – икенчесенә...


«Обломов»тан готка күчү – үз-үземне эзләүдәге бер юл ул. Готларның үз эчендә төрле агымнары бар. Мисал өчен, сатанизм. Дөньяга каршылыкта булсам да, вандализм белән сатанизмга ук барып җитмәдем. Бәлки, гаиләдә алган тәрбия сәбәпчедер моңа. Минем гот булуым, кабатлавымча, тирәлекне түгел, ә үз-үземне үзгәртергә омтылу белән бәйле: тормышта да, кибеттәге кебек, төрле кыяфәтне «киеп карыйм», үз рухыма танышрагын, җайлырагын эзлим.


Соңгы вакытта кабат Ницшены укыйм. Аның фәлсәфәсендәге ирек һәм гыйсъян мотивлары бик якын миңа. Әле готлыкка беренче адымнар гына ясаганда «җенләнә» идем аның китаплары белән. Иң кызыгы – Нише белән танышу очраклы килеп чыкты. Аның «Рождение трагедии из духа музыки» китабын әниемә кемдер бүләк иткән булган. Ул китап минем кулыма килеп керде һәм тормышымны үзгәртте. Язмыш кешегә алгарыш юлларын үзе күрсәтеп тора. Хәзер Шопенгауэрны үзләштерәм.IMG_8414


Бар да кәефтән тора!


Мөмкин кадәр ирекле булырга тырышам: акча мәсьәләсендә дә, карашлар мәсьәләсендә дә, хәтта тойгыларда да – миңа әлегә нәкъ менә ирек кирәк. Ләкин ярату, мәхәббәт кебек төшенчәләрдән дә баш тартмыйм, юк. Кешенең төп иреге бары ике очракта гына абсолютлаша дип саныйм мин: беренчесе – үлем – ул көчсезләр өчен; икенчесе – гашыйк булу – анысы күпчелектән аерылып торырга теләүчеләр, көрәшчеләр өчен. Бу урында Цойның сүзләрен искә төшерми булмый: «Смерть стоит того, чтобы жить», – дигән ул. Ә үлгәндә шик һәм үкенечтән ирекле булыр өчен, яшәү биргән барлык мөмкинчелекләрне дә кулланып калырга кирәк. Готикада да шундый кагыйдә бар: үлемнән гомере зур бәягә төшкәннәр генә курыкмый.


Тормышны, яшәешне, барлык кагыйдәләрне тар-мар итәргә тырышуым фәлсәфәгә алып керде. Готлар, чынлыкта, күпләр күзаллаган примитив образдан югарырак, интеллектуальрәк.


Әгәр тарихка күз салсак, готлар хәрәкәтенең баштарак идеология, яшәү ысулы, тирәлек белән аралашу формасы – үзенә күрә бер фәлсәфә кебегрәк яралуын күрә алабыз. Соңрак аңа охшаш башка ялган агымнар оеша: шул ук сатанист, вандал, маргинал, панко-готлар һ.б. Асылда, алар готиканың тышкы сыйфатларын гына үзләштерә, ә үзәгенә төшүне мөһим дип тапмый. Андыйларны «позерлар» дип йөртәбез. Иң мөһиме – синдә, кайсы гына субкультурага карасаң да, эчке бер тотрыклы юнәлеш, идеаллар булырга тиеш. Бары шул очракта гына буш кабык булудан туктыйсың, үз йөзең табыла!


Дөнья синең фикер, күзаллау һәм күңел көйләнешеннән корыла. Игътибар иткәнең бардыр, кәефең тиешле югарылыкта булса, һава торышы да, билгеләр дә, бөкеләр дә аны боза алмый. Кәеф яхшы булсын өчен исә музыка, хыяллар бөтенлеге һәм җаныңа ошаган шөгыль кирәк. Шул гына... Мин әлегә үз эшемне таптым – рок, гот, панклар өчен махсус кибеттә эшлим. Сирәк кенә клубларга чыгып керәм. Укыйм. Киләчәккә планнар корам – соңыннан үкенмәслек булсын өчен!


БЕЛЕШМӘ


Готика – замана яшьләре арасында киң таралган субкультураларның берсе. Аның тарафдарлары дөньяны караңгы төсләрдә күрә. Меланхолия, күңел төшенкелеге, дөньядан читләшү  кебек халәтләрне фәлсәфә дәрәҗәсенә күтәрә. Готларның тагын бер үзенчәлеге – ул мистика, магиягә тартылу. Аларның эстетикасында зират, табут, баш сөяге, вампирлар, ярканат, хач, сигез таҗлы йолдыз кебек символ һәм элементлар өстенлек итә.     


Готларның тышкы кыяфәте: кара кием (ул күннән булса яхшы), хәрби итекләр, чылбырлар, күпсанлы йөзекләр, алкалар... Алар битләрен ак төскә буйый,  күз төпләрен, тырнак-иреннәрен кара карандаш белән сыза.


Агымга килеп керүчеләрнең күбесе үзенә яңа исем сайлый (исемнәр еш кына фантастик фильмнардан, мистик әдәбияттан алына).


Готларның үз фестивальләре дә бар. Бу фестиваль ел саен Лейпциг шәһәренә 25 меңнән артык кешене җыя. Ул «Караңгылык балалары» дип атала. 


Эльвира Һадиева


25.12.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев