ПЬЕСА УЙНАР ӨЧЕН ЯЗЫЛА

Пьеса язарга өйрәтеп булмый. Ләкин пьеса язарга өйрәнеп була. Моның өчен бары тик дөньяны үзгәртү теләге, кол дәрәҗәсендә эшләүгә әзерлек һәм Ходай Тәгаләдән  бирелгән талант кына кирәк!

Яз! Аннары сөйләшербез!

Кагыйдәләр бик күп. Кагыйдәләрне җимерүдән барлыкка килгән кагыйдәләр тагы да күбрәк. Боларның барысын да аңлата башласаң, кеше эшне шуннан башласа, ул гомердә дә пьеса язмаячак, ул куркып качачак. Миңа еш кына: «Менә пьеса язасым килә, ничегрәк язарга икән?» – дип мөрәҗәгать итәләр. Моңа ни дип җавап бирергә була? «Яз! Аннары, сөйләшербез!» Кәгазь ни язсаң да күтәрә бит ул! Тәвәккәлләп, язып карарга кирәк. Үзең драма әсәре нинди булырга тиеш дип уйлыйсың, шулай. Язган саен драматургия серләренә төшенә барасың (юк икән – гафу итегез, бу сезнең һөнәр түгел, димәк!).

Моны уйнап буламы?

Драма әсәре язганда бер нәрсәне онытмагыз: пьеса – театрда УЙНАЛЫР өчен языла. УЙНАЛЫР ӨЧЕН! ТЕАТРДА! Аның төп максаты шул. Бу төп кагыйдә драматургның канына сеңгән булырга тиеш. Уйнап булмый торган пьеса язганчы, рәхәтләнеп укыла торган проза әсәре иҗат итәргә тәкъдим итәр идем мин. Шуңа күрә язганда гел «Моны уйнап буламы соң?» дигән сорау янәшәгездә булсын. (Автоматик рәвештә сезнең бүгенге көн театр мөмкинлекләре белән таныш булуыгыз сорала!) Икенче сорау: «Бу кызыклымы соң?» (Интересно мәгънәсендә). Әгәр дә сез үзегез язган әйберне укыганда үзегез йоклап китәсез икән – димәк проблемалар юк түгел! Өченче сорау: «Вәгазь укымыйммы мин?» Яшәргә өйрәткәнне беркем яратмый. Кешегә нотык сөйли башласаң, аның күңелендә каршылык туа. Ул каршылык якынча менә мондыйрак: «Нәрсә әле бу мине яшәргә өйрәтә? Ул нәрсә, үзен миннән акыллырак димәкче буламы әллә? Синең кадәр генә үзем дә беләм мин!» Әгәр дә инде сиңа 13-14 яшь икән һәм син олы абый-апаларны тәнкыйть утында яндыра башласаң, почмакка бастырулары бар! (әле 25 яшьтә дә бик бастырырлар иде).

Плагиаттан саклан!

Пьесада мәгънә уеннан килеп чыгарга тиеш. Сез җиткерергә теләгән фикерләр, хисләр, әрнүләр барлыкка килгән ситуациядән һәм каһарманнарның шул ситуациядә үз-үзләрен тотышыннан, аларның ниндидер адымнар ясавыннан, яки ясамавыннан минем, тамашачы буларак, акылымда, күңелемдә туарга тиеш. Әйтергә теләгән фикерләрегезне персонажлар авызына салып әйттерү кирәкми, бу мәгънәләрне артистларга УЙНАРГА калдырыгыз. (Артистлар 4 ел буена уйнарга өйрәнә, сәхнәдән акыллы сүзләр сөйләп, тәрәзә яныннан өстәл янына күченеп йөрүгә түгел!) Дүртенче сорау: «Мин кемнәндер урлашам түгелме?» Плагиат бик куркыныч нәрсә, аның өчен судка бирүләре бар. Эшең ялгышлык белән судка китмәсен дисәң, дустым, сиңа китап укырга туры киләчәк. Илгиз Зәйниевтән башлап (хәзер инде мин укытучыгыз булгач, миннән башларсыз дип өметләнәм! :)) антик драматургиягә кадәр, шулай ук проза, поэзия, философия һәм китте, китте...

Әгәр дә синең югарыда язылганнарны укыганнан соң да пьеса язасың килә икән, башлап җибәрер өчен, дусларча, берничә сер:

  1. Конфликт. Пьеса, гомумән театр конфликтка корылган. Гади генә әйткәндә фикерләр, теләкләр, хисләр каршылыгына. Сәхнәдә ике кеше булып, алар арасында бернинди каршылык тумаса, залда халык йоклый.

  2. Төп өч вакыйга. Беренчесе белән пьеса башланып китә. Мәсәлән, «Әлдермештән Әлмәндәрдә» Әҗәл килә. Икенчесе белән беренче пәрдә тәмамлана. Әлмәндәр бабай Әҗәлне исертеп йоклата, үзе кача. Өченчесе белән пьеса чишелеш ала. Әлмәндәр бабай Әҗәлнең кәгазенә кул куя. Шул өч вакыйга арасында дистәләгән вакыйгалар булырга мөмкин һәм тиеш. Ләкин бу өчесе турында колагыгызга киртләп куегыз.

  3. Персонаж. Төп персонажлар пьеса дәвамында үзгәрешләр кичерергә тиешләр. Геройның үсеше булырга тиеш. Әгәр дә ул гел бертөрле булса, нигә кирәк бу әсәр?

  4. Тел. Мин драматургиядә әдәби телгә каршы. Һәр персонажның характерыннан, акыл дәрәҗәсеннән, һөнәреннән чыгып, үз сөйләшү ысулы булырга тиеш. Мисал: урамда хулиганнар каһарманны туктаталар һәм аңа болай дип мөрәҗәгать итәләр: «Гафу итегез, без тәртип бозучы, усал егетләргә үзегезнең матди байлыкларыгызны бик кыска вакыт эчендә чыгарып бирмәссезме икән? Юкса без сезгә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре салырга мәҗбүр булачакбыз». Әгәр дә без хулиганнарны шундый тел белән сөйләштерә башласак, зал нишли? Дөрес! Тәгәрәп көлә. Пьеса кызык булганнан түгел. Драматургтан. (Ә дөресрәге, андый пьесаны беркем театрга да алмаячак.)

  5. Соңгысы. Һәр сәхнә (картина, күренеш, бүлек) вакыйганың, персонажларның үсешенә нидер бирергә тиеш. Әгәр дә берәр сәхнәдә персонажлар бер кирәкмәгәнгә сөйләшеп утыралар икән, явызларча ул сәхнәне сызып атыгыз. Бер генә сүз дә «бушка гына» булырга тиеш түгел.


Мин бик гади итеп, примитив итеп аңлатырга тырыштым. Билгеле, кагыйдәләр бу гына түгел. Ләкин беркем дә югары математикадан башламый, башта саннарны, аннары аларны кушарга, алырга өйрәнәләр.

Мин ун пьеса язгач кына, унынчысын сәхнәгә куйдылар. Шуңа күрә әрсезлек телим сезгә. Һәр яңа пьеса каләмегезне чарлар гына.

Драматург күңелдә артист булырга тиеш. Ә гамәлдә булса, тагы да әйбәтрәк!

[gallery columns="2" size="medium" link="file" ids="1107,1108"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 ноябрь 2020 - 17:43
    БӘХЕТЛӘРЕҢ БУЛСЫН, КЫЗ БАЛА Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады.
    920
    0
    7
  • 2 ноябрь 2020 - 11:38
    ЙӨРӘК БИТ УЛ! – Моңарчы ашларыңны бүлмәңә ташып, сине кадерләп кенә тордык, инде үзеңә барып ашарга туры килер, – диде табиб, елмаеп. Кулыннан тотып диваннан торгызды да бүлмә буйлап йөртеп карады. Аякларының хәлсезлеге бер нәрсә – йөри-йөри ныгыр, ә менә тын кысылуы, йөрәк хәлсезлеге белән нишләргә?
    818
    0
    6
  • 10 ноябрь 2020 - 15:12
    ЯШЕЛ КАР Әхмәт яшь чагында ук дуамаллыгы белән сукыр авыл мулласының да күзен ачкан егет. Юкны сөйләмә инде, дуамаллык белән генә ачыла торган булсамы, дөнья  йөзен бер күрер өчен тилмереп яшәүчеләр шулкадәр дә күп булмас иде. Никадәр егет асыллары үзләренең сөйгәннәрен күрер өчен нинди генә дуамаллыклар кылмас иде икән.
    776
    0
    3

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019