Логотип Идель
Ялкын

"ОН УЛЕТЕЛ, НО ОБЕЩАЛ ВЕРНУТЬСЯ!"

Сүзем Астрид Линдгрен әсәрендәге Карлсон турында түгел. Ә Казанга җаны-тәне белән гашыйк булган Англия җанатары хакында. Джастин Уолли Twitter аша Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетында эшләргә теләк белдергән иде. «Дөнья чемпионатыннан соң Казанда калу һәм шәһәрнең туризм департаментында эшләү мөмкинлеге бармы?», дип язган иде ул. Һәм озак та үтми кунакчыл дәүләт комитеты рәисе аны үзенә кунакка дәште!

Англия җанатары Джастин Уоллиның Казанда әле тәүге мәртәбә булуы икән. Тик шуңа да карамастан, ул аңа бер күрүдән гашыйк булган. Мәскәүдә дә, Самарада һәм Россиянең башка шәһәрләрендә дә булганы бар аның. Тик күңеленә иң хуш килгәне – Казан икән! Колакка май булып ята, әйеме?:)

«Казаннан Бөекбританиягә туры рейслар булсын!»


– Казанда булганыма әле 10 гына көн. Вакытымның күп өлеше Җанатарлар фестивале, ресторан-барларда футбол матчларын карап узды. Әлбәттә, Казанның истәлекле урыннарын да карарга тырыштым. Ул – ял итәр өчен менә дигән шәһәр. Биредә нинди чара узуына карамастан, монда, һичшиксез, булырга кирәк. Мине Бауман урамы, Казан Кремле, Кремльдән яр буена ачылган матур күренеш шаккаттырды. Казан динамик рәвештә үсә торган шәһәр. Биредә кешеләр дустанә мөнәсәбәттә һәм кунакчыл, – дип сөйли Джастин.





Аны әлегә Бөекбританиядән Казанга турыдан-туры рейслар булмавы борчый. Тик Рига аның икенче өе икән, ә аннан Казанга атнасына ике тапкыр самолет оча.

Уоллиның Twitterга язган сүзләрен турыда-туры аңларга кирәкми икән ләбаса. Әйе, ул Казанда эш булган очракта, әлеге тәкъдимне карарга әзер. Әлегә ул Зимбабвеның көнчыгыш өлеше җыелмасының футбол тренеры булып эшли. Команда FIFAда уйнамаса да, күчмә уеннар, ярышларда катнаша. Элек Уолли Европа командалары тренеры булган. 1999 елда туризм буенча менеджер да булып эшләгән. Хәзерге чемпионатта исә, әлбәттә, Англия өчен җан ата. Тик аны җиңеп чыгар, дип уйламый.

Англия кунагы әйтүенчә, Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында шәп атмосфера булдырылган. Татарстанда бул да, татар ризыкларыннан авыз итмә инде! Әлбәттә, Джастин да төрле камыр ризыклары, шул исәптән чәк-чәк тә, ашлардан да авыз итеп, бик канәгать калган. Исемнәрен истә калдырмаса да, бу ризыкларның тәмлелеге әле һаман да тел очында тора икән. Джастин Россиядә рус сүзләренә дә өйрәнгән «сумасшедший», «красивый город», «Я немного знаю русский язык, потому что был в Риге», дип әйтә ул рус телендә. Россиядә тагын ике атна булачак. Аннары сентябрьгә кадәр Ригада торачак.


«Казан турында 13 ел ишетеп яшәдем»


«Ялкын» хәбәрчесенең дә Джастин белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булды.

– Джастин, моңа кадәр Казан турында ишеткәнегез булдымы?

– 2005 елда мин Үзәк Азиядә – Таҗикстанда булдым. Кире юлда Казан аша кайтасы идем, тик проблемалар килеп чыгу сәбәпле, аңа башка юлдан кайтырга туры килде. Шулай итеп, 13 ел дәвамында Казан турында ишетеп яшәдем, бирегә килергә теләдем. Сәяхәтләр минем өчен, футболга караганда да, күбрәк рухлану бирә. Акча булу белән шунда ук сәяхәт итәргә чыгып китәм. Барлыгы 100дән артык илдә булдым.

– Сезгә Казанда нәрсә сәер тоелды?

– Кайбер нәрсәләр бик реалистик түгел кебек күренде. Мисал өчен, Бауман урамда бик озын ир-атлар кыяфәтендәге фигуралар. Шулай ук яңа инфстраструктуралы Кабан күле, ул бераз сюрреаль кебек күренә. Мин Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә дә бардым. Минем өчен гадәти булмаган, кызыклы, бик уңайлы урын булды ул.

– Әгәр, Сез чыннан да, шушы комитетта эшләргә калсагыз, кайсы бүлекне сайлар идегез?

– Әйтеп киткәнемчә, минем элек тә туризм өлкәсендә эшләгәнем булды. Әгәр шундый мөмкинлек туса, мин инглиз телендә шәһәрне таныту, социаль медиа юнәлеше буенча эшләр идем.

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов исә Джастинга Татарстан туризмының илчесе булырга тәкъдим итте. Ә үз чиратында Англия җанатары исә илче статусы күп җаваплылык өстәвен әйтте. «Мин хәзер үк бик канәгать инде. Әлеге тәкъдим буенча миңа 2 атна уйларга кирәк. Шушында чакыру үзе үк – минем постыма карата акылга сыймаслык реакция», – ди ул елмаеп. Хәзер Джастинның түбәтәе дә, Татарстан брендлы бүләкләре дә бар. Димәк, Англия җанатарының Казанга кайтасы гына калды.


Татарстан туризмы турында:

⇒ Татарстанга ел саен 3 миллион 100 мең турист килә

⇒ Шуларның 15 проценты – чит ил туристлары

⇒ Республиканың «Татарстанда – 1001 ләззәт» дигән үз бренды бар

⇒ Бүген Татарстан Россия төбәкләре арасында иң популяр юнәлешләрнең ТОП-3легенә керә

⇒ Республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты Бөекбритания базарында да эшли

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар: Джастин Уоллиның шәхси битеннән һәм tatar-inform.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев