Логотип Идель
Ялкын

«МАВЫКТЫРГЫЧ ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ СӘЯХӘТ»

2015-нче елның 3-9-нчы август аралыгында Татарстан Республикасының  Актаныш районында II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы узачак. Форум Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый «Сәләт» Фонды тарафыннан, югары сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен  чынга ашырыла. Аның төп максатлары, идеясе һәм калган чаралардан аермасы хакында форумның башкарма директоры, «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге җитәкчесе Анна Фельдман сөйләп үтте.

* Анна, форум белән таныштырып үт әле.

* «Агыйдел», беренче чиратта, уку-укыту һәм һөнәри юнәлеш бирү өчен бер дигән мәйданчык. Ул интеллектуаль иҗат һәм проект эшчәнлеге белән кызыксынучы яшьләрне үзендә туплар дип көтелә.

* Форумның программасы нинди форматка нигезләнгән?

* Форумның программасы үз эченә проект идарәсе буенча тренинглар курсын, Татарстан Республикасының әйдәп баручы компанияләреннән мастер-класслар, инглиз һәм татар телен тирәнтен өйрәнү, экологик тәрбия, спорт уеннарын ала. Уку-укыту программасы да төрле формада үтәчәк: гомумсессияләр дә булачак, кечкенә төркемнәрдә дә эшлиячәкбез, эшлекле уеннар, тьюторлар белән аралашу да кергән монда. Иң мөһиме, программа күңелле һәм файдалы булачак!

* Тьютор-әйдаман гадәти әйдаманнан ни белән аерыла?

* Гадәти әйдаманнан аермалы буларак, тьютор-әйдаман сессияләр барышында бирелгән мәгълүматны балага тагын бер кат җиткерергә тиеш була. Аңламый калса, булышырга кирәксә – бала шунда ук тьютор-әйдаманга мөрәҗәгать итә. Шулай ук, гадәти әйдаман кебек үк, күңел ачу чараларына әзерли, спорт чараларында катнаша.

* Нинди тренерлар килүе көтелә?

* Быел без Европа Советы тренерлары белән хезмәттәшлек итәбез. Алар неформаль белем бирү, проект идарәсе, яшьләр белән эшләү өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия.

* Форум  икенче тапкыр үткәрелә. Быел нинди яңалыклар көтелә?

* Быел форумның уку-укыту программасы да, мәдәни-күңел ачу программасы да үзгә булачак. Һөнәри юнәлеш бирү өлкәсе буенча Татарстан Республикасының югары уку йортлары катнашында ярминкә дә уздырылачак. Әлеге чара

ярдәмендә Рәсәйнең башка төбәкләреннән килгән катнашучылар да Татарстандагы белем бирү дәрәҗәсен билгели алачаклар.

* Ә синең өчен Форум нәрсә ул?

* Минем өчен форум – ул мөмкинлек. Балаларга проектлар белән идарә итү дөньясын ачу мөмкинлеге, юнәлеш бирү мөмкинлеге,  шәхси һәм һөнәри үсеш бирү, тәҗрибә туплау мөмкинлеге... Һәм, әлбәттә, күңелле сәяхәт тә әле! Тьютер-әйдаман булырга теләүчеләр агыйдел.рф сайтына кереп гариза тутыра алалар.

* Синең шәхси үсешең вакытында мондый чаралар бар идеме? Карьераңның бер өлеше булырлык итеп, кем сиңа илһам бирде?

* Минем яшьлегемдә дә мондый форумнар шактый үткәрелә иде. Аеруча 1997-нче елда үткәрелгәне хәтеремдә нык сакланган. «Рәсәйнең яшь лидерлары форумы» — минем киләчәгемне үзгәрткән чара.

* Яшь буынга теләкләреңне җиткереп уз әле.

* Кызыксынучан һәм кызыклы булыгыз. Үзегезгә ышаныгыз, көчегезгә ышаныгыз, сәләтегезгә таяныгыз.

* Анна, син һәрвакыт шәп кәефле һәм шат күңелле. Сере нидә?

* Яраткан эшем белән шөгыльләнәм, төрле эксперементлар ясыйм, башкага охшамаган көннең формуласын эзлим. Һәм, иң мөхиме, минем әйләнә-тирәмдә искиткеч кешеләр!

* Интернет челтәрендәге язмаларыңа караганда, дөрес туклану синең тормышыңның бер өлеше бугай. Смузи ясау буенча яраткан рецептың бармы?

* Ул бик җайлы: банан, берничә хөрмә, бераз корица, бөтнек яфрагы һәм сөт. Барысын бергә блендерда болгатабыз һәм вуаля!

«Сәләт» Медиа-үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев