Логотип Идель
Ялкын

«КЛАССНАЯ ДРАМА» ҮЗ ЭШЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ»

Узган якшәмбедә Казанда яшүсмерләр өчен «Классная драма» дип исемләнгән театраль лаборатория үз эшен башлап җибәрде. Проектта Татарстанның төрле почмакларыннан килгән төрле гаиләдән булган 14-18 яшьлек 17 мәктәп укучысы катнаша. Алар 10 көн эчендә татар һәм рус телләрендә пьесалар язарга  тиеш булалар. Якынча 8 әсәр 29 нчы августта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Казан Яшь тамашачылар театры сәхнәләрендә куелачак.

«Классная драма» проектына нигез салуга Class Act (Travers Эдинбург театры идеясе) яшүсмерләр белән эшләүнең уникаль форматы сәбәпче. Әлеге формат 2004 елдан бирле Тольятти, Самара, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь һәм Сочи шәһәрләре театрларында актик кулланыла. Хәзер исә «Классная драма» Казанда уза.
16 нчы 23 нче август көннәрендә проект катнашучылары атаклы драматурглар белән берлектә кыска пьесалар язалар. Ирекле темага язу рөхсәт ителә. Яшь драматургларга 10 бит күләмендә ирекле темага пьеса язу рөхсәт ителә, бердәнбер таләп: әсәрдә 5 геройдан артык булмаска тиеш.
Проект «Живой город» фонды һәм Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

[gallery size="medium" ids="2566,2565,2564,2563,2562,2561,2560,2559,2557"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев