Логотип Идель
Ялкын

ТАРТУ КӨЧЕН ҖИҢЕП, КЕШЕЛӘР КҮККӘ КҮТӘРЕЛГӘН КӨН

21 ноябрь тарихка кешеләр һава шарында беренче тапкыр күккә күтәрелгән көн булып кереп калган. Җирдән аерылу, кошлар халәтен аңлау, Җирнең тарту көчен җиңү көне бу.

[caption id="attachment_11577" align="alignleft" width="375"]Ә бер елдан Жозеф-Мишель парашют уйлап таба. Ә бер елдан Жозеф-Мишель парашют уйлап таба.[/caption]

БЕРЕНЧЕ ҺАВА ШАРЫ - МОНГОЛЬФЬЕ


Һава шарын уйлап тапкан кеше булып Жозеф-Мишель Монгольфье санала. Алар энесе Ңак-Этьенн белән кечкенәдән үк математика, физика белән кызыксыналар. Әтиләре кәгазь фабрикасы хуҗасы булганга күрә, алар кәгазьгә кытлык кичерми. Һәм уеннарында да гел кәгазь кулланалар.

Ә менә 1783 елны, Жозеф-Мишельгә инде 43 яшь булганда, нәкъ шушы егетләр беренче һава шарын уйлап таба. Алар фикеренчә, йон белән саламны кушып яндырганда аерым бер үзлеккә ия "электр төтене" барлыкка килә, һәм әнә шул төтеннең көче җисемнәрне күккә күтәрә ала. (Дөрес, хәзер инде без водородның да күккә күтәрә алганын беләбез).

Ә шарны егетләр обой белән әйләндереп алынган тукымадан ясыйлар һәм беренче тапкыр ул 200 кг йөкне күтәреп очып карый. Соңрак, шушы елның 21 ноябрендә инде кешеләргә дә дөньяны өстән күрсәтә: беренче булып күккә күтәрелгән кешеләр - Пилатр де Розье һәм маркиз д'Арланд булалар.

Тагын укырга:


ЯҢА УЕН УЙЛАП ТАПКАН КАЗАН ЕГЕТЕ – ВАДИМ МОКЕЕВ

РОБОТ КЕШЕНЕ АЛЫШТЫРА АЛЫРМЫ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев