«КДМУда АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ»

17 апрельдә КГМУда Ачык ишекләр көне булачак. Чарага киләчәген медицина өлкәсе белән бәйләргә теләгән мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре чакырыла.


Университет җитәкчелеге укырга керү белән бәйле барлык сорауларга да җавап бирәчәк.  Сезне КГМУ ректоры А.С. Созинов, уку эшләре буенча проректор Л.М. Мөхәррәмова, кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе С.А. Титова белән очрашу көтә.


Ачык ишекләр кысаларында Стоматология поликлиникасы һәм КГМУ Тарихы музеена бара алачаксыз.


Ачык ишекләр көне 10.00да, Бутлерова урамы, 49 нчы йорт адресы буенча була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла

Блоглар