Логотип Идель
Ялкын

«КАРА МАЙ СУЫРТАСЫҢ КИЛӘМЕ?»

Нефтьче бабамның чәче гомере буе кара төстә иде. Хәтта әбиемнең чәче агарган көндә дә, бабайныкы кара төстә кала бирде. Нигә соң алар болай, гел кара да кара диюемә, бабам: «Нефтьчеләрнең һөнәри үзенчәлеге ул», – дип елмая иде. Хәзерге көнгәчә шикләнәм – әллә инде нефтьчеләрнең чәче чынлап та агармыймы?

Шушы һәм башымда кайнаган башка сорауларыма «Татнефть» оешмасында бораулаучы булып эшләүче Сирень абый Хөсниев җавап бирде.

Аена – 150 мең сум!

Ни өчен нефтьче булырга теләдегез?

– Хәзерге яшьләр кебек кая барыйм икән, дип аптырап йөрмәдем. Шәһәрдәге барлык оешмалар ничек булса да нефть белән бәйле иде. Миңа буровик-механик һөнәре башкалардан күбрәк ошады.

Эшегез үзегезгә ошыймы соң? Кайсы яклары бигрәк тә?

– Ошый. Бәлки, ияләшеп беткәнгәдер. Коллективың яхшы булса, эше дә гел яхшы булып күренә бит. Нәрсәсе кызык дигәндә, хезмәт хакыбыз – 150 мең сум.

Оһо! Минем дә кинәт кенә нефтьче буласым килә башлады. Ә хатын-кызларны алалармы?

  • Алалар. Әмма кладовщик, бухгалтер итеп яки кадрлар бүлегенә. Борауда эшләүче хатын-кызларны әлегәчә очратырга язмады. Нефтьче булырга телисең икән, 9нчы сыйныфтан соң политехник көллияткә яисә училищега укырга керергә кирәк. Ә аннары, нефть белән бәйле берәр югары уку йортына, әйтик, Әлмәт дәүләт нефть институтына. Кулыңа диплом алгач, безгә килеп, эшкә дә урнаша алырсың.


Ә укуы авырмы?

  • Бера-а-аз гына. Парада язган лекцияләрне кайвакыт аңлап җиткермисең. Шул ягы авыр. Ә уку белән бер үк вакытта белгечлегең буенча эшли дә башласаң, җиңелрәк булыр. Теория белән практика бер-берсен тулыландырырга тиеш.


 Физкульт сәлам сиңа, нефть!

Нефтьче булу өчен ниндидер серле мөмкинлекләр дә кирәктер әле?..

– Нәрсә кирәк инде?! Бу бит ракета, кораб төзү кебек матавыклы эш түгел. Шулай да балыклы урын буш тормый. Бездә һәр вакансиягә конкурс: иң белемле һәм иң түзем егет-кызларны гына алалар. Эшнең җаваплылыгы бик зур.

Ә эш көнегез ничегрәк үтә?

  • Бик күңелле, бер-берсенә охшаган көннәр сирәк бездә. Көн дә берәр нәрсә килеп чыга: йә галимнәр нефть табуның яңа ысулын уйлап таба, йә үзебез кара алтынның яңа чыганакларына тап булабыз... Эшебез ничек кенә кызык булмасын, куркыныч яклары да җитәрлек. Без көне буе төрле механизмнар белән эш итәбез: бөтен нәрсә әйләнә, кисә, колак төбендә гөжли, төтен чыгара. Кайбер йөкләрнең авырлыгы 100 тоннага җитә. Кабатлыйм – җаваплылык бик зур! Нервлар һәм мускулларның көчле булуы таләп ителә. Нефтьче булганчы, мин физкультурник, спортсмен идем. Иң зур хыялым да, нефтьче булу түгел – спортсмен, футболист булу иде. Хәзер ул белемнең нефть эзләгәндә дә кирәге чыгып куя.


Тиздән нефть бетәчәк, эш булмас дип, кайбер егетләр нефтьче булу хыялыннан баш тарта. Дөрес эшлиләрме?

– Әлбәттә, юк. Борчылмагыз, егетләр! Кимендә 2040 елга кадәр эш бар. Квалификацияле Татарстан нефтьчесен Себердә дә, Төркиядә дә, Канадада да кочак җәеп көтәләр – безнең нефтьчеләр белемле һәм тәҗрибәле. Һәрберсе алтын бәясенә тора!

Ә бабаңның чәченә килгәндә, ул моны кызык өчен генә сөйләгәндер. Кем белә, бәлки, чынлап та шулай булгандыр. Үзем андый хәлләрне күрмәгәч, төгәл җавап бирә алмыйм. Мин бит нефтьне көн дә күрмим. Бораулаучылар бораулый гына, ташып чыккан нефтьне сирәк күрә.

P.S. Шулай итеп, бабамның чем кара чәче мәңгегә сер булып калачак инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев