Логотип Идель
Ялкын

«ИНГЛИЗ УРЫНЫНА ТАТАРЧА?!»

19-22 апрель көннәрендә Казанда Татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиаданың йомгаклау туры узды. Бәйгедә Россия, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербайҗан, Төркия, Япония, Кытай, Финляндия, Бельгия, Канададан 14яшьтән 25 яшькәчә 500дән артык укучы һәм студент җыелган җиргә Чаткы Ялкынов бармый каламы соң инде!!! Бардым, күрдем, яңа дуслар таптым!
Чара 2013 елдан бирле оештырыла. Беләсегез килсә, һәр ел ике җиңүче билгеләнә, берсе – Татарстаннан, берсе исә чит төҗәктән. Былгы каһарманнар – Финляндия татары Наиль Бадретдин һәм Казан шәһәренең №27 гимназиясе укучысы Зилә Мөбәрәкшина.
Олимпиада татарча сөйләшүнең практик якларын да күрсәтте. Наил русча белми, мәсәлән. Баштарак аның белән сөйләшергә теләүчеләр русча сүз ката иде, Наил шактый гына аңламый басып тора да, матур итеп елмаеп, китеп бара. Тора-бара сере аңлашылды һәм катнашучылар үзара бары тик татарча гына сөйләшергә өйрәнде. Кыскасы, чит ил кунаклары белән әңгәмә кору өчен инглиз теле түгел, ә татар теле кирәклеге аңлашылды! Миңа калса, бу – иң төп җиңү!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев