Логотип Идель
Ялкын

ХОЗЕР КАНАТЫН ҖИЛПЕСӘ...

Мифология халык иҗатының иң борынгы катламын тәшкил итә. Күп гасырлар элек кешенең әйләнә-тирә дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары нигезендә күпсанлы ышанулар, йола-ритуаллар туган.


Кеше әле бу вакытта үзен табигать дөньясыннан аерып карамаган һәм әйләнә-тирәсендәге барлык җанлы һәм җансыз әйберләрне «кешеләштергән», аларны үзе кебек яши, кайгыра, көлә, сөйләшә белә дип исәпләгән. Утның да, суның да, җирнең дә җаны бар дип уйлау төрле аллалар һәм ияләр турындагы ышанулар барлыкка килүгә сәбәп булган.


Татар халкының мифологик мирасын югары мифологиягә һәм түбән мифологиягә бүлеп карау киң таралган. Югары мифология мәҗүси аллалар (Тәңре, Җир-Су, Умай, Алас һ.б.) турындагы ышанулар һәм хикәятләр берлегеннән гыйбарәт булса, түбән мифология  алла статусына ия булмаган ияләрне, кара көчләрне һәм рухларны берләштерә. Ияләр табигать объектларының, кеше яши торган торак урыннарның хуҗасы буларак кабул ителәләр һәм, күңелләрен күрә белсәң, кешегә файдалы затлар буларак күзалланалар.



ИЯЛӘР ҺАМАН ЯШИ


img201Җир иясе, су иясе, тау иясе, хайваннар иясе, йорт иясе, урман иясе бар дип ышану бүгенге көндә дә халык арасында яши. Казан татарларында киң таралыш тапкан персонажларның берсе – йорт иясе (җорт иясе, өй иясе, нигез иясе). Ул йә мич башында, йә идән астында яши һәм кешеләргә ярдәм итә. Йорт иясе төрле кешегә төрлечә күренә, әмма күпчелек очракта ак киемнән киенгән олы яшьтәге хатын-кыз яисә ир-ат кыяфәтендә очрый. Йорт иясе өйне бәла-казадан саклый, төннәрен чыгып ихатаны карап йөри, йоклап калган хуҗаларны уята, кайгы-хәсрәт киләсе булса, алдан хәбәр бирә. Әгәр дә төнлә йон эрләгәнне ишетсәң, бай булырсың, чабата үргәнне ишетсәң, хәерчелеккә төшәрсең, ди халык.


Хуҗалар белән яхшы мөнәсәбәттә яшәгән йорт иясе өйне явыз рухлардан, авырулардан саклый. Йорт иясе белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыру өчен аны ашатырга, аның белән сөйләшеп йөрергә, даими садака бирергә кирәк. «Первый ашау пешергәч, ашауны пич кырына куям. Куймасаң савытларны җимереп төшерә. Үзенә тәлинкә бар. Ашауны аңа куймадың исә, ширлек эшли». (ТР, Алабуга районы.) «Идән астына төшеп, нигезгә дөге боткасы куясың. Ул аны үзе килеп ашый» (ТР, Питрәч районы.)


Хуҗалар яңа йортка күченсәләр, йорт иясен дә үзләре белән алырга тиешләр. Бу йола төрле төбәктә төрлечә башкарыла: йорт иясен йә җәяүләп, яйә ат арбасына утыртып алып баралар. Татарстанның Питрәч, Саба, Балтач районнарында исә яңа йортка күченәсе көнне хуҗа кеше: «Йорт иясе, әйдә, миннән калма, бергә яшәрбез,» – дип табагачны ала да, ишектән чыккач, аңа атланып, яңа йортка кадәр беркем белән дә сөйләшмичә бара. Яңа йортка килеп кергәч, табагачны пич янына сөяп куя. Шул ук көнне яңа өйдә нигез ашы үткәрелә. Бу мәҗлестә хуҗалар йорт иясенә дип өстәлгә ризык салынган тәлинкә һәм кашык куялар. Йорт иясе белән тыныч, тату яшәгән кешенең йортына беркайчан да кайгы-хәсрәт килми дип әйтә халык.



ХОЗЕР ИЛЬЯС


Татарлар арасында төрле вариантларда аталып йөртелә торган Хозер Ильяс персонажы да (Хызыр, Хозер, Хозер бабай, Хызыр Ильяс һ.б.) билгеле. Татар халкының ышануларында Хозер Ильяс юлчылырга юлдаш, адашкан кешеләргә ярдәм итә торган ак сакаллы карт буларак ачыклана. Күп очракта аны халык юл иясе дип атый.


img199


Татар халкында киң таралыш тапкан бер риваять бар. Бер вакытны хәлле кешеләр яши торган авылга таякка таянган, ап-актан киенгән бер бабай килеп керә. Ул йортларга кереп, ризык сорый, әмма аны куып чыгаралар, этләрдән талаталар. Карт авылдан көч-хәл белән чыгып котылгач, бөтен йортлар да су төбенә китә. Авыл кешеләре куып чыгарган картның исеме Хозер Ильяс булган дип сөйли халык.


 Бу сюжет Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә очрый. Шуңамы  икән, халык телендә гасырдан-гасырга күчеп килә торган ышану бар: йортка килеп кергән кешене табын янына утыртмыйча чыгарырга ярамый. Ул кешенең Хозер Ильяс булуы мөмкин. Әгәр дә аның күңелен күрсәң, ул йортка иминлек киләчәк, имеш. Хозер Ильясны танып та була икән. Аның яисә уң кулының баш бармагы булмый, яисә урта бармагы сөяксез була.


Экспедиция вакытында Хозер Ильясның эш-хәрәкәтләре буенча табигать күренешләрен фаразлаганнарын да ишетергә туры килде. Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында яшәүче татарлар арасында «Хызыр канатын җилпегәч», чәчүгә чыгарга ярый дип исбат ителә. Татарстанның Яшел Үзән районында 19 апрель көнне кичтән карга таяк кадап калдыралар, иртән исә кар кимегән булса, яз иртә килә дип фаразлыйлар, әгәр дә кимемәгән булса, «Хозер әле таягын кырга ташламаган», – диләр. Төмән өлкәсенең Ялутор районында салават күперенең бер башында Хозер, бер башында Ильяс утыра дип әйтәләр.


Халык гасырлар дәвамында ияләре белән көн күргән, йоласын башкарган, киләчәген фаразлаган. Ияләр дөньясы гаять кызыклы, анда әле без белмәгән әллә ниләр бардыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев