"ХАЛЫКЛАР КҮП - ИЛ БЕР! МИЛЛИЛЕК БИЗИ!"

Яшьләр арасында халыклар дуслыгы  һәм гражданлык берлеге идеясен популярлаштыру максатыннан Удмурт Республикасы Милли сәясәт министрлыгы "Народов много - страна одна! Этно украшет!" регионара социаль реклама бәйгесен уздыра. Әлеге бәйге "Укрепление единства российских наций и этнокультурное развитие народов России (2014-2020 годы)" федераль программасы кысаларында уздырыла.

Оештыручылар әлеге бәйге ярдәмендә яшьләр арасында халыклар дуслыгы идеясен популярлаштыру, яшьләрдә милли гореф-гадәтләргә карата ихтирам, хөрмәт уяту, экстремистик хәрәкәтләр белән көрәшү мөмкин булыр дип өметләнә.

Бәйгедә Идел буе федераль округында яшәүче һәркем (аерым шәхес, коллектив, юридик шәхес) катнаша ала.

"Народов много - страна одна! Этно украшет!"  бәйгесе түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

1) "Социаль реклама: видеоролик"

2) "Социаль реклама, постер (плакат)"

"Социаль реклама: видеоролик" номинациясендә катнаша торган эшләр avi, mpeg4 форматында булырга, 3 минуттан артмаска һәм 2015нче елның 1нче июленнән дә иртәрәк ясалмаган булырга тиеш.

"Социаль реклама, постер (плакат)" номинациясенә җибәрерлгән эшләр TIFF (CS5 версиясе), JPG, GIF форматында, масштаб буенча 1:1 булырга тиеш.

Эшләрне 2015нче елның 30нчы октябренә кадәр Удмуртия Республикасы: 426063, Ижевск шәһәре, Орджоникидзе урамы, 33а адресы буенча яки электрон вариантта e-mail ek-minnac@gmail.com потасына җибәрергә мөмкин.

Нәтиҗәләр 2015нче елның 19нчы ноябрендә ясалачак. Җиңүчеләрне акчалата бүләк көтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 март 2021 - 10:43
    ИКӘҮ ЭЧМӘГӘН ЧӘЙЛӘР – Әй, Кар кызы! Кая, бир сумкаңны, озатып куйыйм үзеңне! – Артыннан куып җиткән таныш түгел егетнең сүзләреннән Сәмирә башта сискәнеп китте. Ләкин алай да сер бирмәгәндәй кыланды:  – Миңа ерак түгел, монда гына... Мәшәкатьләнмә, Кыш бабай, – диде. 
    1707
    0
    6
  • 21 март 2021 - 10:13
    «МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
    672
    0
    0
  • 17 март 2021 - 13:39
    СЫРЛЫ ШАМПИНЬОННАР РЕЦЕПТЫ Бу гади һәм бик туклыклы ризык. Өстәлдән иң беренче булып аны сыпырталар. Нәрсәләр кирәк була?
    535
    0
    0

Блоглар