Логотип Идель
Ялкын

ЭЛЕМТӘ БАРМЫ? – ӘЛБӘТТӘ, БАР!

Ittifaq төркеменең бер әгъзасы Ильяс Гафаров бер җырында «Синең белән мине тоташтырып булмый» дип, әллә сөйгәненә, әллә элемтә хезмәтенә зарлана. Сөйгәненең холкы үзгәргәндереме-юкмы – анысы безгә караңгы. Ә менә элемтә хезмәте үзгәреш, үсеш юлын сайлаган икән инде. 29 июль көнне Иннополиста Татарстан Республикасында эшләүче яшь элемтәчеләрнең форумы ачыла.



Элемтәчеләр дигәч, сезнең күз алдына:



«Таттелеком» яшьләре
«Татарстан почтасы»нда эшләүче яшьләр
«Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге»ндә эшләүчеләрнең яшь буыны



килергә тиеш.


элемтә
Бездә эшче яшьләрнең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, мөмкинлекләрен арттыруга күптән аерым игътибар бирелә инде. Профессиональ конкурслар үткәрелә, мастер-класслар, тәҗрибә уртаклашу форумнары уздырыла. Эшчеләр союзларына теркәлгән кешеләрнең 38% яшьләр булуын исәпкә алсак, шулай булмый мөмкин дә түгел.


элемтә 1


Элемтә өлкәсендә эшләүче яшьләр белән очрашырга җыенган кунаклар һәм укытучылар арасында әле кичә генә Summer Kampusның ябылу тантанасында бөтен дөньядан җыелган студентларны рухландырып кайткан Александр абый Сидякин да бар. Ул чыннан бөтен өметләрен яшь буынга багълаган булырга тиеш.

[caption id="attachment_9180" align="aligncenter" width="1280"]элемтә 2 Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы[/caption]

«Татарстанда бүген 1100 почта бүлекчәсе бар. Шуларны халык өчен уңайлы итү, аларның эшен заманча һәм нәтиҗәле итү – яшьләрнең генә көченнән килә торган эш. Без яшьләрне үстерсәк, алар Республиканы үстерәчәк», - дип саный ул.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев