Логотип Идель
Ялкын

"ӘДИП ӘЛМИР КУБОГЫНА ШАХМАТ ТУРНИРЫ УЗДЫРЫЛДЫ"

20-нче март көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Атлант» шахмат лигасының Әдип Әлмир кубогына шахмат турниры узды. Биредә Республикабызның 70-тән артык шахмат сөюче яшьләре катнашты: иң олысына 45 яшь булса, иң яшенә нибары 7.

Катнашучыларны беренчеләрдән булып «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов сәламләп узды. «Барыгызны да «Сәләт» йортында күрүемә чиксез шатмын! «Сәләт» йортының һәр почмагына шахмат такталары урнаштырып, шахматчылар санын арттыру, әлеге уенны файдалы, иҗади бер чиргә әйләндерү хыялы инде күптәннән күңелебездә яшәп килә. Инде икенче ел рәттән шушы турнирны уздырабыз, нәтиҗәләре дә канәгатьләндерерлек. Сез бүген барыгыз да җиңүче, һәммәгезгә афәрин! Әдип Әлмир кубогына шахмат турнирын ачык дип белдерәм!» – диде. Шулай ук скайп аша «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов белән дә аралаша алдык. «Бик күп булып җыелгансыз, сезгә карап күңел сөенә. Онытмагыз, иң мөһиме ул – катнашу. Чөнки һәр катнашу – алыштыргысыз тәҗрибә дигән сүз. Һәммәгезгә дә уңышлар теләп калам! Шулай ук укытучыгыз, бүгенге турнирның төп казые Альбина Бакунинага аерым олы рәхмәтләремне белдерәм!» – дип, теләк-фикерләрен җиткерде Җәүдәт абый.

Альбина Бакунина исә шулай ук укучыларына, барлык катнашучыларга уңышлар теләде, турнирның кагыйдәләрен аңлатты. «Бүген монда безнең арада булган һәр катнашучыга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Турнир 7 тур аралыгында, швейцария системасы буенча уздырылачак. Барыгызга да уңышлар!» – диде ул.

Турнир яшь категорияләренә бүленеп алып барылды: ир-егетләр 3-кә – кече, урта, олы яшьтәгеләргә, кызлар кече һәм олы яшьтәгеләргә бүленделәр. Чараның географиясе дә елдан-ел киңәя: быел Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Балтач, Аксубай районнарыннан да катнаштылар. Турнирның җиңүчеләре итеп Руслан Фәйзрахманов һәм Анастасия Токарева табылды. Шулай ук кайбер катнашучылар төрле номинацияләр буенча да оста уенчылар итеп билгеләнеп үтелде. Котлыйбыз, афәрин!IMG_7415

Азат Булатов, катнашучы, «Сәмрух» ел премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясе финалисты:

* Шахмат уйнарга мине әнием өйрәтте. Кечкенәдән үк әлеге уен белән кызыксынам. Лениногорскийда шахмат түгәрәгенә йөрдем. «Сәләт»тә шахмат белән кызыксынуым арта төште: форумда «Сәләт-Раушан»ның шахмат җыелма командасының составында идем. Әдип Әлмир кубогы турнирында да икенче тапкыр катнашам. Быел да уңыш елмаер дип өметләнәм!

Вячеслав Андреев, катнашучының әтисе:

* Улым Петрга 9 яшь, инде 3 ел дәвамында шахмат белән кызыксына. «Сәләт»тә без беренче тапкыр, атмосферасы бик ошый.

Альфред Шакиров:

* Кызым Камилә сезнең турнирда катнаша. 3-нче ел уйный, шахмат түгәрәгенә йөри. Бирегә, беренче чиратта, катнашырга дип килдек. Шахмат буенча осталыгыбызны арттырырга ярдәм итүче бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев