«БУШКА СӘЯХӘТ ИТӘБЕЗ!»
24 майда Казанда «Мәдәни сәяхәт» дип аталган гаҗәеп квест уткәреләчәк. Ул Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов карамагында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, РТ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ике ел рәттән гамәлгә ашырылучы «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысасында узачак.
Бу көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты активистлары беренче бөтенреспублика «Мәдәни сәяхәт» квестында катнашачаклар. Балалар Казан Кремлендә, Татарстан Республикасының дәүләт китапханәсендә, «Әкият» курчак театрында кунакта булачаклар һәм Свияжск утрау-шәһәренә экскурсиягә барачаклар.
Күп кенә чаралар планлаштырыла. Әйтик, экскурсиядә йөргәндә укучылар Татарстанның балалар шагыйрьләре һәм язучылары, мультфильм төшерүчеләр: режиссерлар һәм сценаристлар белән очрашачаклар, кызыклы викториналарда катнашачаклар.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон 89276751878 (Оксана Круглова).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
-
22 июля 2026 - 16:14
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
-
21 июля 2026 - 13:59
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев