«БЕЗЕЛДӘВЕКНЕҢ МАҖАРАЛАРЫ»
Яшәгән, ди, бал кортлары: әнисе һәм аның улы Безелдәвек. Менә бер көнне алар бал җыярга булганнар. Безелдәвек беренче тапкыр бал җыярга очкан. Шуңа күрә аңарга бөтен нәрсә дә кызык булган. Менә Безелдәвек кыңгырау чәчәкне күргән. Аның тирәсендә очып йөри-йөри адашып калган, ә әнисе бүтән чәчәккә бал җыярга очкан.Әнисе әйләнеп караса, Безелдәвек югалган. Безелдәвек тә әнисен табалмый. Менә Безелдәвек елап җибәргән. Кыңгырау җанлы булган икән. Ул Безелдәвеккә : «Елама! Мин синең әниеңнең кайда икәнен беләм», - дигән һәм Безелдәвеккә юлны күрсәткән. Безелдәвек үзенең әнисен тапкан. Ул бик шатланган! Әнисе шул кыңгырау янына очып килеп, аңа рәхмәт әйткән һәм аңа балавыздан ясалган төймәләр элгән. Менә җил искән. Кыңгырау чылтыр-чылтыр чылтырый башлаган. Шуннан соң Безелдәвек башка төрле чәчәкләрне дә таный башлаган, алар белән сөйләшергә өйрәнгән һәм беркайчан да адашмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 декабря 2023 - 11:14
«ИДЕЛ БУЕ БАТЫРЛАРЫ» ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ НӘШРИЯТ ПРОЕКТЫ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
8 декабря 2023 - 16:28
КАРИЕВ ТЕАТРЫ «МАТУРЛЫК» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
7 декабря 2023 - 15:54
XIX-XX ГАСЫР КУРЧАКЛАРЫ ҺӘМ УЕНЧЫКЛАРЫ КҮРГӘЗМӘСЕНӘ КИЛҮ ӨЧЕН 6 СӘБӘП
-
6 декабря 2023 - 17:14
«САФ ДУЛКЫН» РАДИОЖУРНАЛИСТИКА МӘКТӘБЕ ЯШҮСМЕРЛӘРНЕ ҖЫЯ
Нет комментариев