«БАЛА БӘХЕТЕ»

«Сиңа кайчандыр ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтеп бетерү мөмкин түгел; әмма син бүтәннәргә ярдәм итә аласың!»


6 НЧЫ МАЙ көнне 18.00 сәгатьтә «Туган авылым» комплексында хәйрия концерты узачак. Әлеге чараның максаты - җитди авырулар белән авыручы, хәзерге вакытта Балалар республика клиник хастаханәсендә дәваланучы нәниләргә матди ярдәм күрсәтү. Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Концертта кемнәр катнашачак соң? Менә алар:
- җырларын сәгатьләр буе тыңларлык АЙГӨЛ БАРИЕВА;
- күпме кызның хыялында булган МӨНИР РАХМАЕВ;
- әлбәттә инде, «АЙФАРА»;
- популяр җырчы ВЕРОНИКА КУЗНЕЦОВА;
- бик күпләргә үзенең моңлы тавышы белән таныш ИЛНАР ЯЛАЛОВ;
- «Голос.Дети» проекты финалисты САИДА МӨХӘММӘТҖАНОВА;
-йөрәкләрне эретерлек сәләткә ия «КӨМЕШ КЫЛЛАР» скрипкачылар ансамбле һ.б., һ.б.!!!
Тагын бик күп танылган җырчылар «Бала Бәхете» хәйрия концертында катнашачак! Кемнәр ? - Безнең төркемнән күзәтеп бар! Көн саен без йолдызлар турында кызыклы постлар чыгарып торачакбыз!

Билет бәясе - 200 сум. Концерттан җыелган акча «Дом Роналда Макдоналда»га тапшырылачак.


Хәйрия акцияләрендә катнашып, син авыру балаларның сәламәт киләчәгенә яңа өмет чаткылары өстисең....

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 июнь 2020 - 16:58
    КАРЛЫГАННАР ӨЛГЕРГӘН ЧАК Бакчада кара карлыганнар өлгерде. Кара төннең үзеннән дә кара карлыганнар. Татлы да үзе, әчкелтем дә. Табигатьтә гел шулай: иң бәрәкәтле, иң шифалы сые – әче җимешендә...  
    1357
    0
    11
  • 19 июнь 2020 - 16:49
    КЕШЕ КҮҢЕЛЕ – КАРА УРМАН (ХИКӘЯ) Рәгинә иртән эшкә барганда да, кичтән кайтканда да ике тукталыш арасын, гадәттә җәяүләп үтә. Кышын буранга, язын челләгә, язлы-көзле коеп яуган яңгырларга карамый, җәяүләп атлый. Бүген дә шулай итмәкче иде. Төнлә явып үткән яңгырдан соң сафланып, төсләре ачыкланып калган иртәнге кала урамнарына хозурланып баруга ни җитә!
    1164
    0
    6
  • 26 июнь 2020 - 10:30
    ЯШЬЛЕК ХАТАСЫ Лаеклы ялга чыгуына ике ел үтсә дә, Энҗе, һаман эшкә барасы булган кебек, һәр көн ашкынып иртә таңнан тора. Ничектер, көтеп алган лаеклы ялда үз җаена, салмак-тыныч кына яшәргә өйрәнеп китә алмый әле хатын. Башта бер-ике тапкыр, тиз-тиз киенеп, эшенә чыгып киткән чаклары да булган иде. Ишек төбенә барып җитеп, ире Расих туктаткач кына ушына килә иде элекке шәфкать туташы.
    746
    0
    10

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019