Логотип Идель
Ялкын

АНА КАДЕРЕ. Өченче бүлек

Ана кадере - бүләк ул. Язсын икән.


Бер әни кеше



Өченче бүлек


...Гомер суы шулай ага барды. Ике балабыз булды. Бер – бер артлы үсеп буй җиттеләр. Инде картлыкка таба барганымны сизеп, эшемнән ял алдым.  Тик Балалар йортына  эзем суынмады, юл уңаеннан  Картлар йортына да кереп чыгарга булдым бер көнне.

Якты караш белән каршы алдылар үземне. Коридорда тезелеп киткән әби – бабайларны күреп, авырсынып куйдым. Алар шул хәтле күп! Җитди әйткәндә алар бит «Кирәксезләр» дигән сүз. Ничек шул хәтле әби – бабай кешегә артык була ала? Мин бу сорауның очына барып җитә алмадым. Тәрәзә төбендә ялгызы уйланып утырган әби янына килеп утырдым.

- Исәнмесез, ничек хәлләрегез? – дип сорадым аннан.

Ул мине ишетеп бетермичәме шунда, башын гына иеп куйды. Мин соравымны ике тапкыр кабатлагач кына, миңа борылып карады. Әмма бер ни дә дәшмәде. Шулчак бер бабай килеп, аның бер кеше белән дә аралашмаганын җиткерде. Мин тукталып калмадым. Көн саен шул ук тәрәзә янына килеп, әби белән аралашырга теләдем. Минем хыялым чынга ашты дияр идем. Беркөнне ул миңа үзе эндәште.

- Балам, гафу ит, сөйләшер дәрәҗәдә түгел идем. – ди.

- Ниләр булды соң, апа җаным? - дип кызыксындым мин аннан.

Ялгызлыгымның исеме


7


- Япа-ялгыз кешегә бу сорауны бирү урынсыз, сеңлем. Күреп торганыгызча, мин кирәксез кеше.

- Алай дияргә ашыкмагыз әле сез. Күңелегезне дә төшермәгез. Авыр булмаса, барысын сөйләгезче, зинһар.

- Күңелемне бушатыр өчен генә булса да сөйлим инде, алайсам. «Яшьлек – җүләрлек" диләрме әле? Хак сүзләр булып чыкты бит бу. Ә мин яшь чагымда алай дип уйламый идем. Бер егеткә үлеп гашыйк булдым. Ул да мине сөйде, ахрысы. Әти – әни очрашып йөрүебезгә риза булмадылар. Имеш, аның әтисе җүнле рәтле кеше түгел. Мин инде аларның сүзенә колак салмыйча, егетем ягында калдым. Шәһәргә качып диярлек китеп, бергә яши башладык. Укуымны  тәмамлаган чагымда балага уздым. Кечкенә сабыебызны ирем яратмады. Эштән соңарып кына кайта, кайбер көннәрне бөтенләй үк кайтмады. Мин баламны кочып ялгызым озак еладым. Әти – әни янына да кайтырга түбәнсендем. Гаеп үземдә иде шул. Ахырдан егетем белән араны өздек…

Дәвамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев