Ялкын
«АЛМА ПЕШ, АВЫЗЫМА ТӨШ»
Алмадан кайнатма ясап караганың бармы? Хи, тапкансың сорар нәрсә, ул кайнатманы җәй ясаен ясыйбыз дисеңме?! Алайса, сине, дустым, гади рецепт белән генә таң калдырып булмый. Шуңа күрә «Ялкын» үзенчәлекле кайнатма ясап карарга тәкъдим итә.
Безгә кирәк булачак: алма, «сгущеное молоко», шикәр комы һәм су.
Алмаларның кабыгын әрчергә һәм турарга кирәк. Барлык алманы кәстрүлгә сал. 
Су, шикәр комы сал һәм алмалар йомшарганчы төнәт.
Блендер, процессор яки миксер ярдәмендә боламык халәтенә китер.
Кайнатылган сөт (ягъни сгущеное молоко) сал, бута һәм әкрен утка кайнатырга куй. 7-10 минут кайнатканнан соң банкаларга бушатып куярга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 июля 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК ТУРЫНДА ДӘРЕСЛӘР КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
29 июля 2026 - 11:23
МӘСКӘҮ БАЗАРЫНДА «ТАСМА» ПОДКАСТЫНЫҢ АЧЫК СЪЕМКАЛАРЫ УЗАЧАК
-
28 июля 2026 - 13:18
ТАТАРСТАНДА БУЛЛИНГКА КАРШЫ КӨРӘШ ПЛАНЫ РАСЛАНДЫ
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев