Ялкын
«АЛАР САЛГАН ЯҢА «ЮЛ»
28 нче август көнне "Казан кремле" музей-тыюлыгында «МЫ НАЧИНАЛИ ПУТЬ…» фотокүргәзмәсе старт ала. Әлеге чара Татарстан Республикасының беренче нефть табу оешмасы«ЛЕНИНОГОРСКНЕФТЬ»нең 70 еллыгына багышлап уздырыла.
Бу юлы күргәзмә геройлары - дөньяда иң кыйммәтле һәм мөһим чималларның берсе - нефть табучылар. Моннан нәкъ 70 ел элек, сугыштан соңгы авыр вакытларда бик катлаулы, ләкин Республикабыз үсеше өчен гаять мөһим юлга нигез салына. Шугуровск һәм Ромашкино җирлегендә кара алтын табылу меңләгән кешеләрнең тормышларын үзгәртә. Татарстанлылар бергәләшеп республикабызның байлыкларын тапканнар һәм эшкәрткәннәр, яңа юллар салганнар, яхшы тормыш шартлары булдырганнар.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотоларның барысы да нефть табучыларның гаилә архивларыннан алынган. Әлеге фотокүргәзмә чын хезмәт батырларының тормышларын, нефть табу эшенең уңай һәм авыр якларын тулысынча чагылдыра.
Без батырларыбызны белергә тиешбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 июля 2026 - 13:59
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
-
21 июля 2026 - 13:52
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ УҢАЕННАН ӨСТӘМӘ ЯЛ БУЛМАЯЧАК
-
21 июля 2026 - 13:45
РОССИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛҮЧЕЛӘР САНЫ 11 ЕЛДА БЕР МИЛЛИОННАН АРТЫККА КИМЕГӘН
-
20 июля 2026 - 13:08
АЛДАГЫ ЕЛЛАРДА БДИ 1 ИЮНЬНӘН ИРТӘРӘК БАШЛАНМАЯЧАК
Нет комментариев