Логотип Идель
Ялкын

17 ЯШЬЛЕК ТЕГҮЧЕ РӘМЗИЛ КАМАЛИЕВ «WORLDSKILLS» ЧЕМПИОНАТЫНА ҖЫЕНА



17 яшьлек Рәмзил Камалиев егетләр өчен үзенчәлекле һөнәр үзләштерә. Ул төрледән-төрле матур киемнәр тегә. Хәзерге вакытта Рәмзил Казан технология һәм дизайн көллиятенең III курсында белем ала.

Егеттән укытучылары да канәгать. Көллияттә ул курсташ кызларын да уздырып, башка сыймаслык кием модельләре уйлап табарга сәләтле. Шуңа да аны «WorldSkills» чемпионатының «Яшь профессионаллар» дигән төбәк бүлегенә тәкъдим иткәннәр.

- Башта дуслар да, әти-әни дә сайлаган һөнәремне аңламады. Янәсе, ир-ат эше түгел бу. Ләкин мин кечкенәдән рәсем ясарга, төрле кием модельләре уйлап табарга яраттым. Ике сеңлем бар, аларның курчакларына төрле киемнәр тегеп бирә идем. Рәсем конкурсларында катнашып үз көчемне сынадым. Авылда үз сәләтеңне үстерүгә башка мөмкинлекләр юк бит, - ди егет.

Рәмзил Кукмара районы, Туймаш авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлагач та, авылдаш кызы киңәше буенча көллияткә укырга керә. Биредә ул күннән төрле әйберләр ясый. Шуңа өстәп, үзлегеннән тукымадан киемнәр тегәргә өйрәнә.

- Интернеттан карап, төрле китаплар укып чиләнеп беттем. Барыбер үч итем өйрәндем бу эшкә. Хәзер үземә дә, сеңелләремә дә киемне үзем генә тегәм. Чит кешеләр дә кызыгып заказ бирә, - ди Рәмзил.

Быел 1-2 фераль көнне булачак чемпионатта ул өч көн эчендә биш төрле сынау узачак. Жакет, күлмәк тегүдән тыш, Рәмзил әле киемне бизәргә, макетын, эскизын ясарга тиеш.

- Жакет тегү өчен 9 сәгать, күлмәккә – 6 сәгать вакыт бирәләр. Хәзер тиз һәм сыйфатлы эшләү өчен кул шомартам. Иң мөһиме каушамаска. Каушасаң, нинди тәҗрибәле белгеч булсаң да, көелып төшәсең. Көндәшләремә дә карамаска тыршам, югыйсә, аларныкы матуррак чыга дип борчыла башлыйм. Бу конкурста гына тукталып калырга җыенмыйм. Җиңүләрем белән өйдәгеләрне сөендерәсем, аларны бәхетле итәсем килә, - ди яшь тегүче.

Көллиятнең исә зур җиңүләргә мөмкинлеге бар. Былтыр студентлары Диана Гайнетдинова Минск шәһәрендә узган «WorldSkills»ның милли чемпионатында Кытай, Корея, Казахстан, Белоруссиядән килгән көндәшләрен җиңеп өченче урын алган. Хәзер ул башка студентларны әзерли.


Diana Gainetdinova





Мода технологиясе дигән белгечлек буенча республика этабында барлыгы 8 кеше көч сынашачак. Яшь белгечләрнең эш дәрәҗәсен «WorldSkills» чемпионатының Татарстан Республикасының буенча «Мода технологиясе» компитенциясенең баш эксперты Ирина Купряхина күзәтә.

- Әле безгә үсәргә дә үсәргә кирәк. Заманча техника булмау төп кимчелегебезнең берсе. Тегә торган машиналарны гына алыйк. «WorldSkills» стандартлары буенча алар өч елдан да олырак булмаска тиеш. Ә безгә кирәкле машина 130 мең сум тора. Европа стандартлары буенча уку-укыту программасы белән тәэмин ителеш юк. Аны сатып алу өчен миллион ярым акча кирәк. Шуңа күрә әле без дөнья дәрәҗәсенә чыга алмыйбыз. Россия җыелма командасы, гомумән, әлегә бөтендөнья ярышларында катнашмый, - диде Ирина Купряхина.Ирина биредә эксперт кына түгел, ә үз тегү цехын булдырган җитәкче дә әле. Студентларга киңәшләрен биреп, ул үз оешмасына да яхшы тегүчеләр әзерли.




student





- Хәзерге вакытта уку йортларын тәмамлаган студентлар беренче көннән үк эшкә тотына алмый. Эшкә килгәч тә, без әле аларны янәдән өйрәтергә мәҗбүр. Ул да бит күп вакытны ала. «WorldSkills» чемпионаты бу кимчелекләрне бетерер дип ышанам, - диде белгеч.

//Шәһри Казан//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев