Логотип Идель
Ялкын

"155НЧЕ ГИМНАЗИЯ "СӘЛӘТ" БЕЛӘН ТАНЫША"

Үткән атнада «Сәләт» клубы активистлары һәм «Сәләт» медиа-үзәге хезмәткәрләре Казан шәһәренең 155-нче гимназиясе укучылары белән дуслашып, аралашып кайттылар. Биредә алар балаларны «Сәләт»нең зур проектлары белән таныштырдылар, җәйге аланнары хакында сөйләделәр, тиздән үз эшен башлаячак журналистика мәктәбе хакында да фикер алыштылар. Балалар «Сәләт» берләшмәсе эшчәнлеге белән шактый таныш булып чыкты. Чыгыш ясаучыларга сорау артыннан сорау яудырдылар.

Гимназиянең «Сәләт» клубы кураторы Таңсылу Мостафина да хис-кичерешләре белән бүлеште:

- Клуб былтыр ук ачылса да, мин әле күптән түгел генә кураторлык эшенә алындым. Миңа кадәр әлеге эш белән Эмиль Шәйдуллин шөгыльләнә иде. Балалар белән атна саен очрашып торабыз. Һәрдаим яңалыклар кертергә тырышабыз: мисалга, быел чаралар исмелегенә ШТК (КВН) уены да өстәлде. «Сәләт» өчен традицион булган «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча турнир да башлап җибәрергә җыенабыз. Клубыбыз активистларга бик бай, күзләре янып тора. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанып калам!

Педагог-оештыручы, мәктәптә «Сәләт» клубы оештырырга дип янып-көеп йөрүче Зарипова Рамилә Гайфетдин кызы да үз фикерен җиткерде:

- Барлык чараларыгыз да бик кызыклы. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены аеруча ошай. «Сәләт» диюгә балаларның күзе ут яна, катнашырга атлыгып торалар. Буада уздырылган семинарда да катнаштык. Анна Фельдманның тренинглары бик ошаган иде. Без сезгә һәрвакыт шат, мәктәбебезгә гел килеп торыгыз!

10-нчы сыйныфта укучы Алсу Зарипова да «Сәләт»кә булган мөнәсәбәтен белдерде:

- «Сәләт»нең мохите әйтеп, аңлатып бетергесез, бик ошый. «Сәләт-Санак 2015»тә булып кайтканнан соң, «Сәләт» үзе бер гаилә икәненә ышандым. Мәктәбебездә ШТК командасы булдырганнан бирле, «Сәләт» КВН Лигасында катнашабыз, финалга үттек инде. Алга таба барлык зур проектларда да катнашасым килә. Ә иң зур хыялым – «Сәләт-Раушан»га эләгү».
Уңышлар сезгә, 155-нче гимназия активистлары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев