Логотип Идель
WORLDSKILLS

WorldSkills: ЯҢА УРЫН СЫНАЛАЧАК

2019 елда WorldSkills дөнья чемпионаты Казанда махсус төзелгән Kazan Expo күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк. Чит илдән килгән катнашучыларны яңа йортка кертер өчен, башта аны тикшерергә  кирәк. Татарстан студентлары бу очракта чын-чынлап тәҗрибә куяннарына әверелә. Ник дигәндә, ноябрь-декабрь айларында узачак WorldSkills төбәк чемпионаты нәкъ менә биредә узачак.

WorldSkills ярышларының билгеле бер цикл рәвешендә узуы инде гадәткә кергән. Башта студентлар үз вузларында, аннары челтәр чемпионатларында ярыша, соңыннан төбәк ярышлары җитә. Анда җиңгәннәр Милли чемпионатка барырга лаек була. Анысында да беренче урын алсаң, дөнья чемпионатына җибәрүләрен көт тә тор!

Шушы циклның бер өлеше булган WorldSkills төбәк чемпионаты тиздән Татарстанда узачак. Республика ярышлары, гадәттә, Казанда үткәрелсә, быел оештыручылар 9 торак пунктны колачларга булганнар. Максат бер генә – шулай итеп әлеге хәрәкәткә күбрәк яшьләрне җәлеп итү. Шуңа да быел төбәк ярышлары Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама, Лениногорск, Тәтеш шәһәрләрендә һәм Сарманда узачак.
Алар 3 төрле вакыт аралыгында узачак:

14-16 ноябрь - "Ворлдскиллс"ның  76 һәм "Ворлдскиллс Юниоры"ның 38 компетенциясе буенча;

21-23 ноябрь - "Ворлдскиллс"ның 3 һәм "Ворлдскиллс Юниоры"ның 13 компетенциясе буенча;

5-7 декабрь - "Ворлдскиллс"ның 4 һәм "Ворлдскиллс Юниоры"ның 2 компетенциясе буенча.

– Без нинди генә ярышлар үткәрсәк тә, аның төп мәгънәсенә төшенеп уздырырга тырышабыз. WorldSkills ярышларын да эшче профессияләргә игътибар артсын дигән максат белән оештырабыз. Элегрәк тә мондый ярышлар узмады түгел, мисал өчен, районнарда "Профессиясе буенча иң яхшысы" конкурсын карарга шактый халык җыела иде. Эшче профессияләр бүген шактый белем һәм күнекмә таләп итә. Быел төбәк чемпионатында 136 компетенция тәкъдим ителгән. Бу узган ел белән чагыштырганда, 23кә күбрәк. Әлеге адым да халыкара хәрәкәткә кушылу максатыннан эшләнелә, – ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Әйтеп узганыбызча, төбәк ярышлары Kazan Expoда узачак. Бу – WorkdSkills хәрәкәте буенча шушы мәйданчыкта узачак беренче ярыш. 2019 елның май аенда биредә WorldSkills милли чемпионаты үтәчәк. Нәкъ менә шунысында бөтен сорауларга нокта куелачак та инде: дөнья чемпионатында катнашучылар билгеле булачак. Алар арасында татарстанлылар да шактый булыр, дип ышаналар.

Яшь эшче кадрларны әзерли торган республика ресурс үзәкләренең саны тиздән 37гә җитәчәк. Бу үзәкләр егет-кызларны WorldSkills хәрәкәтенә җәлеп итә торган мәйданчык булып тора да.

Хәер, Татарстан чемпионнарны гына түгел, экспертларны да әзерли. Дөнья ярышларында беренче урын яулаган яшьләр үзләре үк шушы ярышларда эксперт булып эшли башлый. Абу-Даби шәһәрендә уздырылган дөнья чемпионатында профессионализм өчен медальонга, ә EuroSkills ярышларында алтын медальгә ия булган Альберт Минеев – бүген "CAD инженер дизайны" буенча республика чемпионатында төп экспериментр буларак чыгыш ясый. Ул үзе дә Татарстан катнашучыларының ныклы әзерлекле булганын билгели.

Гомумән, WorldSkills ярышларына экспертларны әзерләү буенча эш Татарстанда ике юнәлештә алып барыла. "Без ел саен Татарстан экспертларын укытабыз, алар моның турында сертификатка ия була. Әгәр безгә экспертлар җитеп бетмәсә, чит төбәкләргә, илләргә мөрәҗәгать итәбез. Бүген чит илләрдән җәлеп ителеп, Казанга яшәргә күченгән кешеләр бар", – ди "Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге" генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Бүген безнең республика WorldSkills ярышларында катнашу буенча Россиядә ТОП-5кә керә. Татарстан Санкт-Петербург, Свердлау өлкәсе, Мәскәү өлкәсен уздырып, Мәскәү шәһәреннән генә калыша. Ләкин шулай да нәтиҗәләрне тагын да яхшыртырга телиләр. Төбәк ярышларында барлыгы 2000 конкурсант һәм эксперт катнаша. Аларны карарга һәм җан атарга һәркем килә ала.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев