Логотип Идель
WORLDSKILLS

WorldSkills Russia: ҖИҢҮГӘ ТАБА АТЛАУЧЫЛАР!

Җәй көннәре барлык студентларга да ял түгел, кайберәүләре өчен – кызу урак өсте. Сүзем WorldSkills ярышларында катнашучылар турында. 8-12 август көннәрендә Көньяк Сахалинск шәһәрендә WorldSkills Russia VI Милли чемпионатының финалы узачак. Ярышлар татарстанлыларсыз ничек булсын, ди инде? Шуңа безнекеләр дә бу ярышларга теше-тырнагы белән ябышып әзерләнгән.

Татарстаннан әлеге ярышларга «Ворлдскиллс»ның 44 компетенциясе буенча 58 конкурсант сайлап алынган. Финалга үткән компетенцияләр саны буенча безнең республика – лидер. Димәк, җиңүгә шанслар да күбрәк дигән сүз.

Көтмәгәндә килеп кергән


Компетенциясе: ресторан сервисы


Укый: Казан сәүдә-икътисад техникумы


Айсылу Нуретдинова WorldSkills хәрәкәтенә техникумга укырга кергәч кенә килеп кушыла. Башта үзенең тормышын тәрҗемә эшләре белән күзаллаган кыз, үзе дә сизмәстән ресторан сервисы юнәлешенә укырга керә. Моңа әле бер генә тапкыр да үкенгәне булмаган, чөнки укуы, аерым алганда WorldSkills хәрәкәте, аңа күп төрле мөмкинлекләр ачкан. 2016 елда көллияттә уздырылган WorldSkills чемпионатында беренче урын алган. Аннары – челтәр, аннары төбәк этабында (2017, ноябрь) да катнашып җиңү яулаган. Беренче тапкыр Россия чемпионатында катнашкан. Сургут шәһәрендә сайлап алу турларында яхшы нәтиҗәләр күрсәткәч, аңа финалда катнашу бәхете тәтегән.



– Ресторан сервисы юнәлешен сайлау уемда да юк иде. Мин тәрҗемәче булырга теләдем. Ләкин балларым җитмәү сәбәпле, бирегә килдем. Моңа бер дә үкенмим. Монда бик ошый: күп кенә мөмкинлекләр ачыла, яңа дуслар табам, яңа белемнәр туплыйм. Моның өчен уку йортына да, WorldSkills хәрәкәтенә бик рәхмәтле мин! – дип сөйли Айсылу.

WorldSkills чемпионатында һәрбер юнәлешне яхшылап белергә кирәк. Айсылу үзе каһвә бик яратканга, аңа бариста юнәлеше күбрәк ошый. Шулай ук сервировка серләре, салфеткаларны төрү, ягъни официант эше дә күңеленә якын.

– Боларны белеп тору бик яхшы. Кунаклар килгән вакытта да, нечкәлекләрен белеп, өстәлне башкача бизисең. Элек һәм хәзер өстәлне сервировкалау дәрәҗәм – җир белән күк арасы. Әллә ничә төрле бокаллар, әллә ничә төрле тәлинкә генә бар бит. Без күбрәк Европа стандартларына тартылабыз. Россиядә ресторан сервисына әле күп трендлар кереп кенә бара. Мисал өчен, кунак алдында ашарга пешерү, ризык кыздыру, утлы таба белән шоу күрсәтү – болар барысы да әлегә Европада гына. 2019 елда узачак Чемпионаттан соң безнең халык та аны белер, – ди студент кыз.

Каһвә дигәннән, ярышлар вакытында Айсылу аны әзерләгәндә, кофемашина янына килеп, инструментларны уңайлы итеп урнаштыра. Каһвә исе чыга башлагач, күңелләре күтәрелеп китә, шунда илһам килә икән. Каһвә өстендә йөрәкләр дә ясый ала ул. Тик моның өчен күп практика кирәк, дип саный. «Кешеләргә капучино әзерләргә яратам, үзем исә латтега үлеп китәм. Капучиноның әзерләү техникасы кызык: башта каһвә ясыйбыз, аннары кайнаган сөтне күпертәбез дә, каһвәгә сала башлыйбыз», – ди Айсылу.

Әти-әнисе студент кызга һәрчак булышып ярдәм итеп тора. Хәер, алар гына түгел, Чирмешән районы Иске Кази авылы халкы да бик сөенә икән. Айсылу – тумышы белән шуннан. Әле мондый зур финалга бару бераз йөрәген дә җилкендереп куя кызның. «Дөресен генә әйткәндә, бик каушата. Еракка барабыз, безгә зур өметләр баглыйлар, кыен хәлгә куясы килми. Үзем дә җиңүгә өмет итәм, чөнки без ялсыз, иртәдән кичкә кадәр күнекмәләр уздырабыз, һәрбер нечкәлекне җиренә җиткереп эшлибез», – дип сөйли Айсылу.
Ресторан сервисы үз эченә 4 юнәлешне ала:

– официант эше

– бармен эше

– бариста

– сомелье (шәраблар буенча)

Былтыргы чемпион өйрәтә


Компетенциясе: Суыткыч техникасы һәм кондиционерлау системасы


Тәмамлаган: Казан политехника көллиятен




Ирек Бадгиев суыткычлар иленә тик торганда килеп эләкмәгән. Аңа бу һөнәрне әти-әнисе тәкъдим иткән. Егетнең үзенә дә суыткыч җайланмалары кызыклы булып тоелган. Өендә яки танышларында да суыткыч, кондиционерларны ремонтларга туры килә аңарга. Чакырган кешене кире бормый ул. Танышларының танышлары да хәзер Ирекне яхшы белгеч буларак тәкъдим итә.

Финал алдыннан атна саен дүшәмбедән җомгага кадәр күнекмәләр узган ул. Хәзерге вакытта Ирек «Техвент» предприятесендә эшли. Узган ел Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендәге WorldSkills буенча дөнья чемпионатында шушы ук компетенциядә Татарстан егете Вадим Поляков җиңде. Бу исә Иреккә җаваплылыкны тагын да арттыра төшә. Бүген Вадим инде үзе Ирекне өйрәтә икән.

– Күнекмәләр вакытында миңа кадәр кемдер Дөнья чемпионатында беренче урын алганы турында уйланмыйсың. Без Вадим белән бергә эшлибез, күнекмәләрне ул өйрәтә. Үзе Чемпионатта булып кайткан кеше буларак, кайбер серләрне инде белә. Вадим модульләрне (чемпионаттагы биремнәр) ничек тизрәк ясарга кирәклеген, кайсы бирем өчен аз балл куйганнарын, кайсы этапларны яхшыртырга кирәклеген аңлата. Ниндидер курку юк, җаваплылык бар. Чөнки Татарстаннан хәзер күпне көтәләр. Мин бар тик җиңүгә өметләнәм! – дип сөйли Ирек.

Әлеге компетенциядә барлыгы 3 модуль көтелә. Беренчесендә 2 җылылык алмашу җайланмасын (теплообменник) ябыштырып эретәчәкләр. Икенче модульдә суыткыч җайланмасының торбаүткәргечен (трубопровод) җыеп, аны эшләтеп җибәрәчәкләр. Өченче модульдә инде җыелган суыткыч җайланмасындагы хаталарны табарга һәм дөресләргә кирәк булачак. Әгәр Россия финалында җиңүгә ирешсә, ил җыелмасы составында дөньякүләм ярышларда катнашу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Милли чемпионат финалында 1400 эксперт һәм конкурсант катнаша. Алар «Ворлдскиллс» буенча – 62, «Ворлдскиллс юниор» буенча 36 компетенция буенча көч сынашачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев